Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Райондашыбыз Фәнис Шәмсиәхмәтов "АВЫЛ УТЛАРЫ" газетасы бүләгенә лаек булды

Матбугат үзәге апрель аенда "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасына язылучылар арасында лотерея уйнатты. Бәхет елмайган әбунәчеләребез бу көннәрдә Матбугат үзәгеннән үз бүләкләрен алалар. Алар арасында Мөслим авылында яшәүче, хезмәт юлын шофер һөнәренә багышлаган Фәнис Шәмсиәхмәтов та бар.

- "Авыл утлары"на бүләккә кызыгып кына түгел, гомер буе язылдык, бик яратып укыйбыз. Рәхмәт бүләгегез өчен, - ди ул.

Инде хәбәр итүебезчә, май аенда район газетасына язылучылар игелекле райондашыбыз - шәхси эшмәкәр Рөстәм Гайфиевның "Универсал" кибетендә 5 процентлы ташлама бирүче (бер генә тапкыр түгел, даими!) дисконт карталарына ия булачак. Бүләк уйнатуда катнашу өчен әбунәчеләребезнең газетага ярты елга язылу турында квитанция күчермәләре белән килүләре сорала. Моннан тыш "Авыл утлары" һәм "Сельские огни" газеталарына июнь аенда язылучыларны спонсорларыбыз тәкъдим иткән бүләкләр көтә!

Иң зур бүләк телевизор оту мөмкинлеге дә бар. "Языл һәм телевизор от!" акциясен "ТАТМЕДИА" АҖ оештыра. Әлеге акциядә катнашу өчен 30 июньгә кадәр "ТАТМЕДИА" АҖнең кимендә өч басмасына язылу шарт. Язылу квитанцияләренең күчермәсен "Акция" билгесе белән 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 яки podpiska@tatmedia.ru адресы буенча җибәрергә кирәк.

Район газетасына һәм "ТАТМЕДИА" АҖ басмаларына язылыгыз, сезгә дә бәхет елмаер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев