Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Районда чәчү эшләре бара

Район буенча тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 35 әр килограмм минераль ашлама тупланды.

Быел район буенча 12 мең гектарда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Уҗым культураларын зур мәйданнарда икән “Намус” агрофирмасы объектив сәбәпләр аркасында быел көзге чәчүне үткәрә алмый. Шуңа да карамастан, район буенча көзге культураларны узган елгыдан 2 мең гектарга күбрәк чәчү планлаштырыла. Бүгенге көндә әлеге агрочара район буенча 9 мең 300 гектар мәйданда, ягъни планның 77 проценты күләмендә үткәрелде. “Туган як” агрофирмасы, “Исламов”, “Әюпов”, “Авзалов”, “Нуретдинов” фермер хуҗалыклары көзге чәчүне төгәлләделәр. Бүген уңышы алынган басуларда салам җыю, туфрак эшкәртү бара. Бүгенге көндә 2500 гектарда җир – тирәнтен, 8000 гектары өслекле эшкәртелде. “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмалары, “Авзалов”, “Исламов”, “Әюпов” хуҗалыклары бу агрочараны башкаруда өлгерлек күрсәтә. Хуҗалыклар, киләсе елда мул уңышка йөз тотып, чәчүлек орлык фондын яңарту, минераль ашламалар туплау өстендә дә эшли. Әйтик, “Август-Мөслим” агрофирмасы – 850 тонна, “Туган як” агрофирмасы 100 тонна югары репродукцияле орлык кайтарды. Район буенча тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 35 әр килограмм минераль ашлама тупланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев