Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Районда 50 процент мәйданда чәчү төгәлләнгән

Район хуҗалыкларында язгы чәчү бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, җирлегебездә чәчү башкарыласы мәйданның 50 процентында эш төгәлләнгән. "Намус" агрофирмасы бүген чәчүне төгәлләде. Агрофирма көзге культураларга ашлама кертә башлады. "Исламов" фермер хуҗалыгында һәм "Туган як" агрофирмасында да шушы атнада эшне төгәлләргә планлаштыралар. "Органик Групп" җәмгыятенә караган...

Район хуҗалыкларында язгы чәчү бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, җирлегебездә чәчү башкарыласы мәйданның 50 процентында эш төгәлләнгән. "Намус" агрофирмасы бүген чәчүне төгәлләде. Агрофирма көзге культураларга ашлама кертә башлады. "Исламов" фермер хуҗалыгында һәм "Туган як" агрофирмасында да шушы атнада эшне төгәлләргә планлаштыралар. "Органик Групп" җәмгыятенә караган хуҗалыкларда эштә тоткарлыклар бар. Әлеге хуҗалыклар да темп алыр, сынатмаслар, дип ышанасы килә.

"Иң мөһиме - коры көннәрен бирсен Ходай. Шулай да яңгырның да шифасы зур", - ди игенчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X