Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район үзәгендә ясалачак скверга "Пушкин" исеме биреләчәк

2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы, дип игълан ителде. Аның кысаларында безнең районда да парклар, скверлар булдырылачак. Авыл җирлекләрендә парклар ясау өчен инде шактый данә агач үсентеләре утыртылды инде. Ә менә район үзәгендә ясалачак скверлар буенча эш яңа гына башланды.

Район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге хәбәр итүенчә, скверның берсе "Карлыгач" балалар бакчасы белән Пушкин урамының күпфатирлы йортлары арасындагы мәйданда ясалачак. Бу скверга "Пушкин" исеме биреләчәк. Һәм билгеле, ул үзәк Пушкин урамы белән тоташып, ике арада һәйкәл дә урын алачак. Скверның ачылу вакыты әлегә сер булып кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X