Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район шулай бәйрәм итте

Яңа ел яллары – үзгә бәйрәм. Олысы да, кечесе дә әлеге бәйрәмнән яңалык, үзгәреш көтә. Декабрьгә керү белән күпләр бәйрәмгә әзерләнә башлый: өй түренә чыршы бизәп куя, тәрәзәләргә, урамга гирляндалар элүчеләр, сыннар ясаучылар да бихисап.

Гадәттәгечә, елны төгәлләгәндә район Советы һәм Башкарма комитеты Яңа ел бәйрәменә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча бәйге игълан итте. Декабрь дәвамында оешма-предприятиеләр кардан сыннар ясады, бинаны төсле утлар, плакатлар белән бизәде. Нәтиҗәдә район үзәге һәм авылларыбыз тагын да яктырып, матурланып китте. Кайберәүләр ун көнгә сузылган ялларны файдалы үткәрү өчен чангы-чаналар әзерләп куя. Күпләр бу көннәрдә күбрәк саф һавада булырга тырышты, дус-туганнары белән ял паркларына чыкты, үзәк чыршы янында фотога төште, бәйрәм мизгелләрен социаль челтәрләрдәге битләрендә урнаштырды.
– Бәйге игълан ителү белән тиз арада эшкә керешкән оешма-предприятиеләр дә, әкренрәк кыймылдаганнары да булды. Район үзәгендә шушы матурлыкны тудыруда, бәйрәм ялларында төрле чаралар оештыруда мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе, район мәдәният йорты хезмәткәрләре активлык күрсәтте. Төрле корылмалар куюда, үзәк чыршы урнашкан мәйданны ясауда бердәм булып эшләгән “Август-Мөслим” агрофирмасының ашлык кабул итү предприятиесе, Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы, майсызландырылган коры сөт заводы, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе, район газ участогы, “Строймелиосервис”, “Мөслим утлары”, “Мост”, “Хуҗалыкара тәэмин итү”, “Мөслим инженерлык челтәрләре”, “Электр челтәрләре” җәмгыятьләренең һәм аграр көллиятнең тырыш хезмәтләрен бәяләргә кирәк. Авыл җирлекләре дә, мөмкинлекләреннән чыгып, бәйрәм рухы тудырырга омтылды, – диде район Советы аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов. 
Яңа елда узган беренче планлаштыру киңәшмәсендә бәйгенең җиңүчеләре игълан ителде. Авыл җирлекләре арасында “Комплекслы бизәлеш” номинациясендә – Рус Шуган авыл җирлеге, “Ихаталар бизәлеше” номинациясендә – Әмәкәй, “Ясалма тау” номинациясендә – Крәш. Шуран, “Боз корылмалары” номинациясендә Метрәй авыл җирлеге сертификатларга лаек булды.
Оешма-предприятиеләр арасындагы бәйгедә “Эстетик бизәлеш” номинациясендә – “Экомилк” җәмгыяте, “Яңалык” номинациясендә – Мөслим гимназиясе (рәсемдә), “Әкияти бизәлеш” номинациясендә – Г. Тукай исемендәге урта мәктәп, “Яктылык” номинациясендә – “Электр челтәрләре” җәмгыяте, Мөслимдәге “Кояшкай”, “Ләйсән”, “Күбәләк” һәм “Миләшкәй” балалар бакчаларына, “Уңайлы  бизәлеш” номинациясендә шәхси эшмәкәр Н.Батыршинага да бәйге сертификатлары тапшырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: шәхси эшмәкәрләрнең бәйрәмгә әзерлегенә бәя биргәндә Яңа ел бизәлешенә генә түгел, ә кулланучыларга тудырылган уңайлыклар, машина кую урыннарының һәм кибетләрнең чисталыгы да игътибарга алынды.
Район үзәгендә йөздән артык оешма, шул кадәрле үк шәхси эшмәкәр булуын исәпкә алсак, бөтен халык көтеп алган бәйрәмгә әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә катнашучы оешма-предприятиеләрнең санаулы булуы гаҗәпләндерә. Әлбәттә, эшнең ни дәрәҗәдә башкарылуы аны оештыручыга бәйле. Кайбер җитәкчеләрдә, эшмәкәрләрдә оештыру сәләте юкка чыкканмы, әллә инде битарафлык, ялкаулык башланганмы? Бар осталык һәм мөмкинлекне эшкә җигеп бизәлгән оешма-предприятиеләрне күрүгә әлеге матурлыкны тудырган коллективка рәхмәт хисләре, хөрмәт уяна. Ә мөмкинлеге булып та, матурлык тудыру өчен “кыл да кыймылдатмаганнарга” карата “матурлыкка битараф икән болар” дигән фикер туа.
Бәйрәм көннәрендә универсаль спорт залы, шугалаклар, ял парклары, мәдәният учаклары, кинотеатр эшләде. “Быел чаңгы шуучылар, тау-паркларга баручылар күбрәк иде”, – диләр райондашларыбыз. Халык өчен төзелгән әлеге объектларның кадерен белә башлаганбыз, димәк. Яллар чорында юллар торышы, тротуарларның чисталыгы да игътибар үзәгендә булды. Кар явуга, бураннар булуга карамастан, Мөслим урамнарының, авыл юлларының чисталыгы тәэмин ителде. “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы, “Мост”, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” оешмалары эшчеләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә автотранспорт һәм җәяүлеләр өчен уңайлыклар тудырылды. 

Фәридә Гайнетдинова.   

Римма Афзалова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев