Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район мәдәният йортында сугыш ветераннарын бәйрәм белән тәбрикләделәр.

18 февраль көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында "Солдат гомере - илгә маяк" исеме астында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм тамашасы уздырылды. Бәйрәмгә Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт, әфган, чечен сугышы ветераннары, солдат әниләре, солдат хезмәте үтәргә әзерләнгән яшьләр, аларның әти-әниләре килгәннәр иде. Фойеда "Мизгел" яшьләр үзәге каршында оештырылган "Очкын"...

18 февраль көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында "Солдат гомере - илгә маяк" исеме астында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм тамашасы уздырылды. Бәйрәмгә Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт, әфган, чечен сугышы ветераннары, солдат әниләре, солдат хезмәте үтәргә әзерләнгән яшьләр, аларның әти-әниләре килгәннәр иде. Фойеда "Мизгел" яшьләр үзәге каршында оештырылган "Очкын" активистлары армиядә хезмәт итеп кайткан ир-егетләргә Россия флагын хәтерләткән символик ленталар тараттылар.

Чара Равил Сабырның "Абага алмасы ачы була" пьесасыннан өзек белән башланып китте. Аны район мәдәният йорты үзешчәннәре сәхнәләштерде.

Район башлыгы Рамил Муллин хәрби хәрәкәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Олы яшьтә булуларына карамастан, бүген дә яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә катнашуларын әйтте. Хәзерге вакытта армия сафларында хәрби бурычларын үтәүче йөздән артык егетебез белән горурлануын белдерде. "Безнең максат - халкыбызның имин тормышын, җирлегебезнең икътисадый үсешен тәэмин итү", диде ул чыгышында.

Рамил Хәмзович Гражданлык оборонасы хезмәтендә озак еллар нәтиҗәле һәм тырыш хезмәте өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Маршал Василий Чуйков" истәлек медален гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ветераннары Василий Усмановка, Әсхәт Мәхәммәтҗановка, ветеран Марсель Шәрәфетдиновка тапшырды.

ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дажгын Гассанов Әфганстанда, Чечен республикасында хәрби хезмәт үткәннәрне бәйрәм белән котлады. Мөслим районында хәрби-патриотик тәрбиянең һәрчак югары дәрәҗәдә булуын ассызлыклады.

Бөек Ватан сугышы арабыздан бик күпләрне алып киткән. Якташларыбыз сугыш елларында илебезнең бик күп шәһәр-авылларын фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашканнар. Тиңдәшсез батырлыклары өчен Россия буенча 11 меңнән артык, Татарстаннан 200, Мөслим районыннан 3 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Бер гаиләдән өчәр, дүртәр, хәтта бишәр егет сугышка алынганнары да булган. Шуларның берсе - Миңлебәдәр апа белән Шакир Мәсеготовлар гаиләсе. Илне сакларга Нәҗип, Фазыл, Газыйм, Фатыйх, Әкрам исемле улларын озаталар алар. Алар арасыннан берсе - Әкрам гына яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайта. Бүген районыбызда исән булган 26 Бөек Ватан сугышы ветеранының. бәйрәмгә өчесе генә килгән иде. Аларга хөрмәт йөзеннән чәчәк букетлары тапшырылды.

Быел Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 27 еллыгы билгеләп үтелде. Кан койгыч трагик сугыш 9 ел, 1 ай, 19 көн дәвам итә. Илебез тыныч яшәгәндә дә, күпме яшь егетләребезнең гомерләре өзелде, күпме аналар күз яше түктеләр, вакытсыз картайдылар. Районыбыздан шушы кирәксез сугышка киткән 113 асыл егетнең алтысына туган нигезләренә әйләнеп кайту насыйп булмый. Бүген җирлегебездә 52 әфганчы исән-сау яши. Бөек Ватан сугышында, локаль сугышларда һәләк булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Әфган илләрендә башын салган Илмир Шәйхелмәрдановның әнисе Фәндия ханым сәхнәгә күтәрелеп: "Сугышлар булмасын, барыбызга да исән-сау булырга язсын", дигән теләкләрен җиткерде.

Чечен республикасында хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләребез дә шактый җирлегебездә. Ә менә Иске Карамалы авылыннан полициянең запастагы майоры Ирек Камалов Чечняга биш тапкыр барган! Дулкынлануы йөзенә чыккан героебыз искә алып чакырганнары өчен чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерде. "Елдан-ел безнең сафлар сирәгәя. Исәннәргә озын-озак тыныч тормышта яшәүләрен телим", диде ул.

Россия Федерациясе атказанган очучысы, авиация полковнигы, хәрби хезмәт ветераны Рәшит Шәфыйков Ватанны саклаучылар көненең кыскача тарихы белән таныштырды. Ул 31 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган очучы, күпне күргән, күпне кичергән. "Без сугыш теләмибез!", дип тәмамлады ул чыгышын.

2010 елда оешып, хәзерге вакытта Илнур Сабиров җитәкчелегендә шөгыльләнүче "Форпост" оешмасы егет-кызларының чыгышы бик күпләрдә соклану һәм горурлану хисләре уятты. Җитез дә, оста да, чыныгып та үсә хәзерге яшьләребез. Шунысын да әйтергә кирәк, форпостлылар район күләмендә оештырылган бик күп чараларда, җәмәгать эшләрендә актив катнашалар.

Чара мәдәният йорты үзешчәннәренең, балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды. Солдат шинеле киеп, ил азатлыгын якларга күтәрелгән каһарманнарның даны мәңгелек. Без алар алдында баш иябез, һәм аларның батырлыгы турындагы истәлекләрне киләчәк буынга тапшырырга бурычлыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев