Мөслим районы басуларында көзге эшләр дәвам итә
Районда көзге кыр эшләре тулы куәтенә дәвам итә. Урып-җыю белән беррәттән киләсе ел уңышына да нигез салу бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин белән әңгәмәбез игенчелек тармагында эшләр торышы хакында.
Финишка да ерак калмады
Районда көзге кыр эшләре тулы куәтенә дәвам итә. Урып-җыю белән беррәттән киләсе ел уңышына да нигез салу бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин белән әңгәмәбез игенчелек тармагында эшләр торышы хакында.
– Альберт Робертович, ел урагы нинди шартларда бара? Финишка еракмы әле?
– Район басуларында көзге эшләр дәвам итә. 50 мең 400 гектар мәйданда үстерелгән бөртекле культураларның 42 мең 700 гектарында урып-жыю эшләре башкарылды. Бу барлык мәйданның 84,7 процентын тәшкил итә. Уҗым культуралары, борчак, солы, арпа тулысынча алынып бетте. Бүгенге көндә язгы бодай уңышын җыю бара. “Туган як”, “Август” агрофирмалары һәм “Афзалов” фермер хужалыгы рапс суктыруга кереште. Район буенча уртача гектар биреме 25 центнер тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда уңыш 5 центнерга кимрәк.
28 август көнне “Намус” агрофирмасы, районда беренчеләрдән булып, бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде. Агрофирма эшчәннәре, уракта югары темп һәм оешканлык күрсәтеп, нәтиҗәле хезмәт куйдылар. Барлыгы 18660 тонна икмәк басудан турыга элеваторларга озатылды. Шулай ук “Туган як” агрофирмасы, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы бөртекле культураларны алып бетерү алдында. Аларда урып-җыю эшләре барлык мәйданның 90 процентында башкарылган. Башка авыл хуҗалыгы формированиеләренә дә әлеге хуҗалыклар үрнәгендә уракны тизләтү бурычы тора. Сентябрь аенда, басуларда чык иртә төшү сәбәпле, комбайннарның эш сәгате кими. Шуңа күрә аяз көннәрнең һәр сәгатен җитештерүчән хезмәттә үткәрү таләп ителә.
– Урып-җыю белән бергә көзге чәчүнең дә агротехник сроклары чыгып килә. Быел көзге культуралар мәйданы артамы?
– Тәҗрибә күрсәткәнчә, уҗым культуралары чәчкән хуҗалыклар отышта. Көзге культуралар корылыка чыдам, уңышны да мул бирә. Өстәвенә урып-җыю срокларын көйләргә дә мөмкинлек тудыра. Шуңа күрә барлык хужалыкларга да уҗым культуралары мәйданнарын арттыру бурычы куела. Быел район буенча 12 мең гектарда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Уҗым культураларын зур мәйданнарда иккән “Намус” агрофирмасы объектив сәбәпләр аркасында быел көзге чәчүне үткәрә алмый. Шуңа да карамастан, район буенча көзге культураларны узган елгыдан 2 мең гектарга күбрәк чәчү планлаштырыла. Бүгенге көндә әлеге агрочара район буенча 9 мең 300 гектар мәйданда, ягъни планның 77 проценты күләмендә үткәрелде. “Туган як” агрофирмасы, “Исламов”, “Әюпов”, “Авзалов”, “Нуретдинов” фермер хуҗалыклары көзге чәчүне төгәлләделәр.
– Киләсе ел уңышына нигез салу максатында тагын ниләр эшләнә?
– Бүген уңышы алынган басуларда салам җыю, туфрак эшкәртү бара. Бүгенге көндә 2500 гектарда җир – тирәнтен, 8000 гектары өслекле эшкәртелде. “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмалары, “Авзалов”, “Исламов”, “Әюпов” хуҗалыклары бу агрочараны башкаруда өлгерлек күрсәтә. Хуҗалыклар, киләсе елда мул уңышка йөз тотып, чәчүлек орлык фондын яңарту, минераль ашламалар туплау өстендә дә эшли. Әйтик, “Август-Мөслим” агрофирмасы – 850 тонна, “Туган як” агрофирмасы 100 тонна югары репродукцияле орлык кайтарды. Район буенча тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 35 әр килограмм минераль ашлама тупланды.
Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның тулай җыемы узган елгыдан кимрәк булса да, ашлык бәяләренең чагыштырмача югары булуы хуҗалыкларның икътисадый хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Чагыштыру өчен: узган ел ашлыкның тоннасына уртача бәя 4000-5000 сум булса, быел – 7000-8000 сум хәтта 9000 сумга сату очраклары да бар. Шуңа күрә, хуҗалыклар алдында барлык мөмкинлекләрне кулланып, оешкан төстә урып-җыю эшләрен төгәлләү һәм киләсе уңышка ышанычлы нигез салу бурычы тора.
Әңгәмәдәш – Әлфинур Ногманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев