Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район басуларында көзге чәчү төгәлләнде

“Туган як” агрофирмасы 100 тонна югары репродукцияле орлык кайтарды. Район буенча тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 35әр килограмм минераль ашлама тупланды.

“Нуретдинов” фермер хуҗалыклары көзге чәчүне төгәлләделәр. Бүген уңышы алынган басуларда салам җыю, туфрак эшкәртү бара. Бүгенге көндә 2500 гектарда җир – тирәнтен, 8000 гектары өслекле эшкәртелде. “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмалары, “Авзалов”, “Исламов”, “Әюпов” хуҗалыклары бу агрочараны башкаруда өлгерлек күрсәтә. Хуҗалыклар, киләсе елда мул уңышка йөз тотып, чәчүлек орлык фондын яңарту, минераль ашламалар туплау буенча да эшли. Әйтик, “Август-Мөслим” агрофирмасы – 850 тонна, “Туган як” агрофирмасы 100 тонна югары репродукцияле орлык кайтарды. Район буенча тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 35әр килограмм минераль ашлама тупланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев