Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район башлыгы Р.Муллин мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре! Сары яфраклар шавы, октябрьнең көзге сулышы белән көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе - Укытучылар көне якынлаша. Татарстан укытучылары да 5 нче октябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен киң колач җәеп бәйрәм итәләр Укытучы башка һөнәрләргә юл ачучы. Балаларның олы тормышка аяк басуында, киләчәктә үз юлын табуында аның роле...

Бүгенге көндә район мәгариф системасында 500гә якын педагог эшли. Алар арасында чәчләре чаларган педагогик хезмәт ветераннары да, яңа гына студент эскәмиясеннән төшкән яшьләр дә бар. Бу районның гаять зур интеллектуаль потенциалы. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап, олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Безнең барыбыз да, шөгыль төренә бәйсез төстә, туган мәктәбебезне һәм безнең йөрәкләрдә якты эз калдырган мөгаллимнәребезне хәтерлибез.

Бүгенге көндә безнең районыбызда тормышка ашырыла торган "Бәләкәч", мәктәпләрне ремонтлау буенча программалар, балалар бакчалары төзү, белем бирүдә яңа технологияләр куллану - боларның барысы да безгә якын киләчәктә һәм аннан соң да республикада көндәшлеккә сәләтле булып калырга мөмкинлек бирер дип уйлыйм. Бездә булган потенциал, сез балаларга биргән белем һәм тәрбия ярдәмендә без моңа ирешә алырбыз.

Зур хөрмәткә лаек бу хезмәт җаваплы да, катлаулы да. Белем алуга омтылыш формалаштыруда бүген мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре зур урын алып тора. Хәзерге заманда нәкъ менә мәктәпкәчә белем бирүче педагоглар балаларны мәгърифәт дөньясына алып кереп, хәреф танырга, язарга өйрәтәләр. Мәктәптә остаз балаларга белем биреп кенә калмыйча, аларга киләчәктә мөстәкыйль тормышта ышанычлы компас булырдай әхлак нигезләрен бирергә, үз үрнәгендә туган җиребез - Мөслимебезгә карата мәһаббәт һәм горурлык , өлкәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаделлек һәм мәрхәмәтлелек хисләре кебек иң кирәкле яшәү кыйммәтләрен җиткерсә иде.

Заманча мәгълүмат технологияләре мәгарифне һәм укытучы ролен үзгәртте, бүген бала нинди генә сорау алдында калса да, аның карамагында чиксез мәгълүмат. Мондый шартларда укытучы остаз, методолог, белем иленә илтүче булып тора. Бүген укытучы хезмәтендә заманча технологияләрне үзләштерү уңышка ирешүнең төп шарты, чөнки мәктәп үз укучыларыннан алда барырга тиеш.

Балаларның ышанычын аклау, педагог дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Бүген укытучылар алдында башка бурычлар тора: белем бирү генә түгел, ә һәр баланы укырга өйрәтү, талантларын ачу. Бары тик чын укытучы гына балалар коллективында һәр бала яшьтән үк үзен шәхес итеп тоя алырлык итеп, эш оештыра ала. Бу уңышлы социализация һәм киләчәк уңышларның иң мөһим шарты.
Бүген район укытучыларының төп бурычы - балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү. Югары күрсәткечләргә ирешкән педагоглар районда шактый. Алар укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтсеннәр өчен күп көч куялар. Бердәм дәүләт имтиханнары - укытучы эшенә бәя бирүдә төп күрсәткечләрнең берсе. Кызганычка каршы, бу өлкәдә казанышлар белән бергә проблемалар да бар. Әгәр дә без балалар бакчалары, мәктәпләрнең нәтиҗәле эшләүче системасын төзи алсак (ә без бүгенге көндә бу юнәлештә эшлибез), район сыйфатлы белем бирү буенча республикада иң алдынгылар рәтендә булачак. Мәгариф системасын үстерү буенча эшләр төрле юнәлешләрдә алып барыла: белем бирү оешмаларының матди-техник базасы яхшыра, яңа технологияләр кертелә. Әмма иң мөһиме - укытучы.

Кадерле укытучылар, ветераннар, мәгариф хезмәткәрләре сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Олы йөрәкле, сабыр, мәрхәмәтле булуыгыз,сайлаган һөнәрегез уңышларга ирешү шатлыгы китерсен һәм талантларыгызны ачуга ярдәм итсен. Бары тик талантлы укытучылар гына талантлы укучылар әзерли ала!"

Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен, ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез.

Рамил Муллин,

Мөслим муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев