Район башлыгы Р. Муллинның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы

Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм!
Халыкара өлкәннәр көнендә без фидакарь хезмәтләре, батырлыклары hәм сабырлыклары белән дәүләтебезнең иминлеген тәэмин иткән Ватаныбызны яклаучыларга һәм торгызучыларга хөрмәт hәм мәхәббәтебезне белдерәбез.Өлкән буын вәкилләре үзләренең һөнәри белемнәрен һәм тормыш зирәклеген яшь буынга тапшыра, балаларыбызда һәм оныкларыбызда рухи хәзинәләребезгә, борынгы гореф-гадәтләребезгә ихтирам тәрбияли. Бүгенге өлкән буын - дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган, яу кырларында фашистларга каршы сугышып һәм тылда алны-ялны белми хезмәт итеп, Бөек Җиңүне якынайткан, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу өчен бөтен көчен куйган, районыбызны үстерү, илебезне көчле, куәтле дәүләт итү өчен намус белән эшләгән, олы хөрмәткә лаек райондашларыбыз ул. Өлкәннәребез - безнең өчен туган илне чиксез ярату, хезмәт сөючәнлек, олы җаваплылык, түземлелек, оптимистлык үрнәге. Аларга гражданлык җаваплылыгы һәм ватанпәрвәрлек, оптимизм һәм тормыш тәҗрибәсе, туган җиребезне ярату кебек сыйфатлар хас. Безнең бурыч - буыннан-буынга тапшырылучы шул кыйммәтле сыйфатларны сеңдереп калу.
Бүген тормышыбызны һәм эшләребезне "Без - мөслимлеләр" дигән өндәү белән алып барсак иде. Максатыбыз Мөслимебездә туып үскән һәрбер кешедә туган ягыбызны ярату хисләрен тәрбияләү, туган авылны, туган җирне чәчәк аттыруга эчке ихтыяҗ тудыру һәм аны зур җаваплылык белән тормышка ашыру, сабый балалардан алып, өлкән буынга кадәр бер омтылыш һәм бер сулыш белән яшәп, һәр кылган гамәлебезне шушы өндәу белән бәйли алсак иде.
Хөрмәтле өлкәннәр! Кадерле әти әниләребез, әби-бабаларыбыз! Бәйрәм белән тәбрик итеп, сезгә ныклы сәламәтлек телим. Яшь буынның, балаларыгыз һәм туганнарыгызның хөрмәтен тоеп, сүрелмәс рухи күтәренкелек белән тагын бик күп еллар бәхетле гомерләр кичерергә язсын, көч-куәтегез озакка җитсен. Имин тормышыбызның һәр минутына шөкер итеп, бердәм булып яшик!
Рамил Муллин,
муниципальрайон башлыгы, Район Советы рәисе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 14:24Тиешле нәтиҗә ясамаган Спиртлы эчемлекләр кабул иткән булуга карамастан, транспорт чарасы белән идарә иткән 42 яшьлек кеше хөкем ителгән.2400
-
18 май 2022 - 13:2260 ел бергә! Баланлы авылында яшәүче Хаҗәр һәм Фәрит Гыйзетдиновлар бриллиант туйларын билгеләп үтә.5300
-
18 май 2022 - 12:23"Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында Мөслимнең Тукай урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында төзекләндерү эшләре бара.4900
-
18 май 2022 - 11:3318 май – Халыкара музейлар көне Тарихи-мәдәни мирасыбыз сагында торучы музейлар фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләү эшләрен башкара, җәмгыятебезнең үсешен өйрәнергә ярдәм итә. Бүген мәктәпләрдә, авылларда, район үзәгендә күпсанлы музейлар эшли.4700
-
18 май 2022 - 11:23Кайсыгызның кулы җылы? “Мизгел” яшьләр үзәгендә опека һәм попечительлек бүлегенең эшчәнлеге буенча семинар- киңәшмә узды. Анда Яр Чаллы шәһәренең гаилә коруга ярдәм итү үзәге директоры Галина Сатаева, үзәкнең белгечләре һәм психологлары катнашты.17100
-
18 май 2022 - 10:29Эльмираның иҗади эзләнүе Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльмира Галиеваның “Иҗади эзләнү” исемле күргәзмәсе ачылды.12200
-
18 май 2022 - 09:28"Транснефть-Прикамье» АҖ вәкилләре Ижау шәһәрендә һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрделәр Укучылар белән очрашулар ел саен потенциаль эш бирүчеләр, студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары арасында хезмәттәшлекне киңәйтү максатыннан үткәрелә.8200
-
17 май 2022 - 19:22Тәмлетамак. Ләвәшкә төрелгән рулет Ләвәшкә төрелгән краб таякчыкларыннан булган рулет рецептын тәкъдим итәбез.56001
-
17 май 2022 - 17:13Авылым тарихы. Баланлы авылы Баланлы авылы Баланлы елгасы – Ык елгасының сул кушылдыгы ярында, Мөслим авылыннан көньякка таба 17 км ераклыкта урнашкан. Авылга нигез ХVIII гасырда салынган.54001
-
17 май 2022 - 16:01Языл һәм бүләк от! Май ахырына кадәр 2022нче елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатыла.14700
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
18 май 2022 - 08:16Коронавирус китмәдеБаш табиб Дамир Сөләйманов һәм кардиолог 14 апрель Тәнзилә Зиннурова ревакцинация үтте.6600
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5040502
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.357200
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.308501
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).223604
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.183202
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика