Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район башлыгы Рамил Муллин праймеризга гаиләсе белән килде

Агымдагы елның сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына узачак сайлауларда катнашу өчен “Бердәм Россия” партиясе үткәргән партия эчендә кандидатларга алдан тавыш бирүдә район буенча 3 мең катнашырга тиеш.

Мөслим гимназиясендә һәм Тойгелде, Тугаш, Иске Карамалы, Елгабаш авылларындагы мәдәният йортларында эшләүче санау участокларына иртәнге сәгатьләрдән үк халык актив килә.

– Безнең участок буенча тавыш бирүдә 1501 кеше тавыш бирергә тиеш. Гражданнар активлык күрсәтә. 10.00 сәгатькә тавыш бирүчеләрнең 40 проценттан артыгы, ягъни 600ләбе гражданлык бурычын үтәде, – ди Мөслим гимназиясендә урнашкан 16.045.01 нче санау участогы комиссиясе рәисе Ирек Салихҗанов.

Авылларда эшләүче дүрт участокның өчесендә ике сәгать эчендә 30 процент кеше тавыш биргән иде. Район башлыгы Рамил Муллин,актив белән бергә Мөслимдәге “Кояшлы Ык” ял паркында якын көннәрдә үткәреләчәк эшләрне барлаганнан соң, Мөслим гимназиясендә урнашкан санау участогына иртәнге сәгатьләрдә үк гаиләсе белән килде.

– Илебезнең киләчәге, сәяси һәм икътисади тотрыклылык регионнардагы тотрыклылыкка турыдан-туры бәйле. Шуны яхшы аңлаган хәлдә,бүгенге мөһим кампаниядә һәр мөслимле үз гражданлык бурычын намус белән үтәр, дип ышанам, – диде район башлыгы Рамил Муллин.

Санау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Тавыш бирү хокукына ия һәркем әлеге сәгатькә кадәр гражданлык бурычын үти ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мөслимлеләр праймериз Рамил Муллин

Реклама
Реклама
2
X