Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте.

Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Комиссия каршында иң элек закон тарафыннан тыелган сәгатьләрдә, ягъни төнге 10.00 нан соң, урамда тоткарланган ике үсмер җавап тотты. Аларга аңлату эшләре алып барылды, әти-әниләренә кисәтү ясалды. Кыңгыр эшләре өчен профилактик учетка...

Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Комиссия каршында иң элек закон тарафыннан тыелган сәгатьләрдә, ягъни төнге 10.00 нан соң, урамда тоткарланган ике үсмер җавап тотты. Аларга аңлату эшләре алып барылды, әти-әниләренә кисәтү ясалды. Кыңгыр эшләре өчен профилактик учетка куелган ике егет үрнәк тәртипләре өчен исәптән төшерелде. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында сыра эчкән хәлдә тотылган 16 яшьлек егет тә, комиссия членнары каршында кызарып, җавап тотты. Ул профилактик учетка алынды һәм аңа җәмәгать тәрбиячесе билгеләнде. Үсмернең әнисенә 1500 сум күләмендә штраф салынды. Бер җирдә дә эшләмәүче, даими төстә эчкечелек белән шөгыльләнүче ике ана, бала тәрбияләүдәге бурычларын тиешенчә үтәмәгәннәре өчен, штрафка тартылды. Аларның берсенә карата аналык хокукларын чикләү буенча эш кузгату турында карар чыгарылды.

Комиссия утырышында спорт мәктәбе директоры Илшат Фазлыевның балаларның җәйге ялын оештыру буенча информациясе дә тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев