Алдынгылар эше үрнәк булсын
Район буенча 10 мең 100 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылды. Бу барлык мәйданның 20 процентын тәшкил итә. Бөртеклеләрнең уртача гектар биреме – 28,8 центнер.
Игенчелек тармагында ел буе куйган тырыш хезмәтнең нәтиҗәләрен күрер вакыт җитте. Аграрийлар оешкан төстә ел урагын башлап җибәрде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин белән урып-җыю эшләре барышы турында әңгәмәм кордык.
– Альберт Робертович, игенчеләр мөһим кампаниягә ничегрәк әзерләнде?
– Бу ел аграрийлар өчен уңышлы килде дисәк тә ялгыш булмас. Кояшы да, яңгыры да булды. Технологик таләпләрне үтәгән, сыйфатлы орлык чәчкән, минераль ашламасын тиешле күләмдә керткән хуҗалыкларда бөртеклеләрнең уңышы да югары.
Районда быел бөртекле культуралар 50 мең 400 гектар мәйданда үстерелде. Шуның 10 мең 400 гектары – уҗым культуралары. Район буенча урып-җыю эшләренә 85 комбайн әзерләнде. Бер комбайнга уртача 590 гектар урып-җыю мәйданы туры килә. Ашлык ташуга 76 йөк машинасы җәлеп ителгән. Аларның 48е – үзебезнең хуҗалыкларныкы булса, 28е арендага алынды. Районга зур егәрлекле унбиш яңа комбайн, “Лилиани” фирмасының дүрт бункер-төягече, ашлык ташу өчен өч “Флигель” арбасы кайтты.
– Районның уракка мондый ук дәрәҗәдә техник коралланыш белән кергәне булмагандыр да. Димәк, борчылырга урын юк?
– Саннарга караганда, көчебез житәрлек анысы. Ләкин җәй башында күзәтелгән салкыннар аркасында игеннәр соң өлгерде. Шул сәбәпле урып-җыю эшләре дә башка елларга караганда ике атнага соңрак башланды. Сентябрь якынлашкан саен басуларга чык иртә төшә. Нәтиҗәдә комбайннарның эш сәгате кими. Бик теләсәк тә җитештерүчәнлекне арттырып булмый. Шуңа күрә, бөтен көчне куеп, аяз көннәрнең һәр сәгатен максималь файдаланып эшләү сорала.
– Урып-җыю эшләренә конкретрак тукталсагыз иде.
– Хуҗалыклар көзге культуралар уңышын җыю бара. Тәҗрибә күрсәткәнчә, быел да уҗым культураларын зур мәйданнарда чәчкән хуҗалыклар отышта. Беренчедән, алар иртә өлгерә. Икенчедән, көзге культуралар җәй башындагы корылыкны җиңел кичерә. Билгеле булганча, аларның уңышы да югары. Шунлыктан барлык хужалыкларга да көзге культураларның мәйданнарын арттыру сорала. Чәчү структурасында әлеге мәйданнар 35-40 процент урын биләргә тиеш.
Урып-җыю кампаниясенә “Намус” агрофирмасы старт бирде. Бүген биредә 15 комбайн ашлык суктыра. Иң югары темп та әлеге агрофирмада: һәр комбайнның көнлек җитештерүчәнлеге уртача 30 гектар тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 29 центнер уңыш җыеп алына. “Намус”та көнлек икмәк, “Флигель” арбасыннан машиналарга төялеп, турыдан-туры элеваторга озатыла. Бүгенге көнгә агрофирмада 2469 гектар мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнгән, элеваторга 6,7 мең тонна икмәк озатылган. “Туган як” агрофирмасы, беренчеләрдән булып, сабан культураларын урып-җыюга кереште. Бүгенгесе көндә уҗым культуралары тулысынча җыеп алынды, борчак суктыру бара. Ашлык өченче класс белән “Чаллы икмәге” элеваторына озатыла. Гектар биреме – 31 центнер. “Туган як” та урып-җыю эшләренә 12 комбайн җәлеп ителгән.
– Альберт Робертович, авыл хуҗалыгы тармагына зур инвестицияләр керткән “Август-Мөслим” агрофирмасында эшләр торышы белән таныштырсагыз иде.
– Агрофирмада бүген көзге культураларны урып-җыю бара. Хактан да югары җитештерүчән эшләүче куәтле техникалар сатып алуда “Август-Мөслим” агрофирмасына республикада тиңнәр юк дияр идем. Урак алдыннан гына 12 ашлык комбайны сатып алдылар. Аларны дөрес көйләп эшләткәндә, уңышны кыска срокта югалтуларсыз җыеп алу мөмкинлеге бар. Комбайннар басуда йөк машиналарын көтеп вакыт әрәм итмәсен өчен агрофирма “Лилиани” фирмасының бункер-төягечләрен сатып алды. “КамАЗ”лар басуга кереп йөрми хәзер. Суктырган ашлыкны иң элек комбайннар бункерга бушата. Аның күләме үлчәнеп, йөк машиналарына төялә һәм элеваторга озатыла. Шулай итеп, хисап басудан ук башлана. “Намус” агрофирмасында да икенче ел әлеге ысулны кулланалар. Шул рәвешле урып-җыю эшендә логистика буенча дөньядагы алдынгы ысуллар районыбызга да керә. Билгеле, бу безне куандыра. Чөнки комбайннарның машина көтеп тулы бункер белән тик тору очраклары бетә дигән сүз.
“Август-Мөслим” компаниясе ел уңышын кабул итеп саклау өчен элеваторда күләмле эш башкарды. Ашлыкны вакытында чистарту һәм киптерү өчен “Мельинвест” фирмасы җитештергән җайланма кайтарылды. Ашлык скадларының түбәләре калайга алыштырылды, элеватор территориясендә икмәк кабул итү мәйданчыкларына бетон жәелде, өстәмә рәвештә 20 мең тонна ашлык кабул итү өчен элеккеге биналарга реконструкция ясалды. Барлыгы 70 млн сум финанс сарыф ителде. Моннан тыш Иске Карамалы һәм Үрәзмәт авылларында икмәк складлары ремонтланды, түбәләре яңартылды. Алар вакытлыча ашлык саклау һәм чәчүлек орлык салу өчен кулланылачак.
“Исламов” фермер хуҗалыгында да уракка зур әзерлек белән килделәр. Шактый еллар эксплуатацияләнгән комбайннарның барысына да капиталь ремонт уздырылды. Бүген хуҗалык басуларында 14 комбайн хәрәкәт итә. “Исламов”та уҗымнар тулысынча чиста парга чәчелгән иде. Әйтергә кирәк, моның уңай нәтиҗәләре дә күренә. Хужалыкта өченче класслы көзге бодай һәр гектардан уртача 42 центнер уңыш белән куандыра. “Авзалов”, “Әюпов”, “Нуретдинов” фермер хуҗалыклары да урып-җыю темпларын арттыра баралар. Агрофирмалар һәм эре крестьян-фермер хуҗалыклары үрнәгендә кече фермерларга да үстерелгән икмәкне кыска срокларда җыеп алу өчен бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк.
Район буенча 10 мең 100 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылды. Бу барлык мәйданның 20 процентын тәшкил итә. Бөртеклеләрнең уртача гектар биреме – 28,8 центнер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев