Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Изгелек, мәрхәмәтлелек тантана итте ( +ФОТОЛАР)

Раштуа – Ходайның христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәргән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн. Ул IV гасырдан бирле бәйрәм ителә. Раштуа алдыннан христианнар 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә туклана. Раштуа бәйрәме туганнар, якыннар белән мул табыннар артында уза. Бу көнне кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе күңелләрнне чистарта, диелә.

Христианнар 7 гыйнвар көнне изге Раштуа бәйрәмен зурлап билгеләп үтте. Православие динен тотучылар Рус Шуган авылындагы Изге Николай чиркәвендә дә, иртәнгә кадәр гыйбадәт кылып, бакыйлыкка күчкән туганнары рухына шәмнәр яндырдылар, гөнаһларны кичерүне сорадылар, ил-көннәргә иминлек теләделәр. Чиркәүдә үткән төнге дини багышлаулардан соң, иртә белән балалар, һәр гаиләгә кереп, Раштуаны зурлады. Өлкәннәр аларга бәйрәм күчтәнәчләре әзерләгән иде.

Көндезге 12.00 сәгатьтә авыл халкы һәм кунаклар мәдәният йортына Раштуа чыршысы янына җыйналды. Бәйрәмне мәдәният йорты, мәктәп һәм авыл җирлеге советы чиркәү белән берлектә оештырган иде. Тантананы Никита Атакай ачты, бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерде. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов район хакимияте, район Советы Башкарма комитеты исеменнән котлауларын ирештерде:

– Шунысы сөендерә: русшуганлылар, православие бәйрәмнәрен һәм милли традицияләрен буыннан-буынга җиткерүдә армый-талмый хезмәт итә, җирлегебездәге төрле милләт вәкилләре белән үзара дустанә мөнәсәбәттә яши. Раштуа бәйрәме күңелләргә яктылык, сафлык иңдерсен, изге эшләргә берләштерсен.

Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов һәм Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина да бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.

– Раштуа җирлегебездә унберенче ел зурлап билгеләп үтелә. Халык елдан-ел күбрәк килә. Бу чиркәүдә узган төнге гыйбадәт вакытында да күренде. Елдагыча Октябрьск, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Җәлил бистәсеннән, районыбыз авылларыннан да христианнар килде. Чыршы бәйрәменә җыелучылар да күп, – диде рус православие чиркәвенең Рус Шуган авылындагы Изге Николай чиркәве иерие Никита атакай.

Балаларга бәйрәм бүләге дә мулдан булды. Сентябрь аеннан башлап җирлек христианнарыннан һәм рус дини оешмаларыннан кергән иганә акчасына балалар өчен тәм-том тутырылган 170 пакет бүләк әзерләгәннәр. Бәйрәм күчтәнәче белән авылдагыларны гына түгел, чит төбәкләрдән килүчеләрне һәм инвалид балаларны да сөендерделәр.

– Авылыбызда Раштуаның зурлап билгеләп үтелүенә сөенәм. Балалар өчен оештырылган чыршы бәйрәме дә искиткеч булды. Һәр тарафтан игелек, бер-береңне кайгырту, яктылык бөркелә, – ди Мәскәүдән кунакка кайткан Ирина Лобанова.

Кешеләрне изгелек, мәрхәмәтлелек идеаллары тирәсендә берләштерүче, җылы хисләр, якты өметләр уятучы Раштуа бәйрәме әнә шулай күңелләрдә матур хисләр калдырды.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев