Рамил Муллин авыл хуҗалыкларында булып, язгы чәчү эшләре белән танышып кайтты

2 май көнне район Башлыгы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре белән берлектә хуҗалыкларга чыгып, язгы кыр эшләре барышы белән таныштылар. Белгечләр "Туган як", органик-групп "Урожай", "Ык" җәмгыятенә караган агрофирмаларда, эре һәм вак крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар. 2 майга булган мәгълүматлар буенча районда 10150 гектарда чәчү башкарылган. Бу планның...
2 май көнне район Башлыгы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре белән берлектә хуҗалыкларга чыгып, язгы кыр эшләре барышы белән таныштылар. Белгечләр "Туган як", органик-групп "Урожай", "Ык" җәмгыятенә караган агрофирмаларда, эре һәм вак крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар.
2 майга булган мәгълүматлар буенча районда 10150 гектарда чәчү башкарылган. Бу планның 22% тәшкил итә. Бүген барлык хуҗалыклар да бөртекле культуралар чәчү белән мәшгуль. Органик-групп "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларында язгы кыр эшләре куелган сроклардан соңрак башлану сәбәпле, эшкәртәсе, чәчәсе мәйдан шактый күп. Шунлыктан, органик-групп җәмгыятенең генераль директоры Илдар Гыймадиевка эш темпын арттыру бурычы куелды. Эшне озайтылган сменаларда оештырырга, мәсьәләләрне урында һәм тиз хәл итәргә кирәклеге ассызыкланды.
"Туган як" агрофирмасында уҗым культураларын чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртү башланган. "Урожай", "Ык" агрофирмаларында исә бу эш вакытны экономияләү һәм эшне тизләтү максатыннан авиация ярдәме белән башкарылачак. Гербицид белән бергә микро, макро ашламалар, стимулятор препаратлар да кертеләчәк.
"Агрофирмаларда , крестьян-фермер хуҗалыкларында кирәкле техника җитәрлек, ягулык-майлау материаллары белән тоткарлык юк", ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.
Рамил Муллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренә, агрофирма, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә иртә бөртекле культураларны чәчүне 15 майга төгәлләү бурычын куйды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 май 2022 - 14:35Тузганак турында Тузганак – чүп үләне. Ул тирәнтен эшкәртелмәгән урыннарны басып ала. Тузганак күпчелек очракта күпьеллык үләннәр арасында үсә.30900
-
22 май 2022 - 13:24Авылым тарихының бер бите Бөек Ватан сугышы зур югалтулар алып килә, кыска гына арада олы территорияләр басып алына. Кешеләрне, матди байлыкларны ил түренә күчерү – эвакуация башлана. 1941 елның июлендә Ленинградның Фрунзе районындагы 25 санлы мәктәпне эвакуацияләү турында карар кабул ителә. Ата-аналар, безнең ил иң көчлесе, дошман тиз арада җиңеләчәк, дип чын күңелдән ышанып, балаларын җибәрәселәре килми. Кызганычка каршы, шәһәрдә калган балалар блокадада үлә.40200
-
22 май 2022 - 11:27Тәмлетамак. Мичтә пешкән карабодай Володя Куянов рецепты буенча пешерелгән карабодай боткасы телеңне йотарлык тәмле һәм сусыл була.50902
-
22 май 2022 - 09:47Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бик матур кичә үтте Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бик матур кичә үтте.6200
-
21 май 2022 - 19:23Авылым тарихы. Симәк “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, як¬ташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тари¬хи язмалар көтеп калабыз.60300
-
21 май 2022 - 15:23Суд залыннан. Ялгышлар кабатланмасын Бер мәртәбә дә суд эскәмиясендә утырмаган Илнур белә Ринат хөкемдарны күрү белән комачтай кызардылар да, башларын түбән иделәр. Суд залының рәшәткәле тәрәзәләре аша залга төшкән саран кояш нурлары да аларга шелтәле карыйдыр төсле тоелды.56600
-
21 май 2022 - 13:44Яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары” берләшмәсе житәкчеләренең семинары узды 18 нче май көнне Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдикова белән берлектә, “Яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары” берләшмәсе житәкчеләренең семинары узды.16500
-
21 май 2022 - 12:26Тәмлетамак. Роллы рецепты Роллы – япон кухнясы ризыгы. Әле кайчан гына аны кафе-рестораннарда гына ашарга яки заказ белән өйгә китертергә була иде. Бүген исә өй шартларында роллы әзерләүчеләр дә шактый.29000
-
21 май 2022 - 10:22Сары губка – пыяла өчен Савыт-саба юа торган губка төрле төсле була. Күпләр аның нәрсә аңлатканын белеп тә бетермидер. Ә төс – төп классификатор. Дөрес губка сайлап алсаң, чистарту да җиңелрәк була.17100
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5073202
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.371200
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.320801
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).235704
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.197803
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика