Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Һәр бала якланган булсын!

16 октябрь көнне Мөслимгә эш сәфәре белән Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина һәм балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлегенең әйдәүче консультанты Альбина Хәмитова килде.

Алар, эш визитын Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернатыннан башлап, иң элек балаларны тукландыруның торышы белән таныштылар. Ашханәдә булдылар, продукциянең сыйфаты һәм сакланышы, ризыкның балаларга тиешле күләмдә һәм вакытында бирелү-бирелмәве белән кызыксындылар. Медицина ярдәме күрсәтү кабинеты, балаларның яшәү һәм йокы, өй эшләрен әзерләү, санузел бүлмәләрен, классларны карадылар. Алар интернатның матди-техник базасының яхшы булуын билгеләп үтте. 
– Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, интернатта балалар атна дәвамында яшиләр дә. Шуңа күрә аларның дәрестән соң шөгыльләрен, ял һәм уен сәгатьләрен кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен дә мөмкинлекләр тудырылырга тиеш. Педагогик коллективка өстәмә белем бирү, профориентация мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә тәкъдим иттек, – диде Гүзәл Удачина.
Кунаклар Мөслим лицеенда, укучыларны тукландыру торышыннан тыш, химия, информатика һәм физика кабинетларын карадылар, лабораторияләр эшчәнлеге белән таныштылар. 
– Лицейда белем һәм тәрбия бирү  өчен тулы мөмкинлекләр бар. Балаларга өстәмә белем бирүгә, дәрестән тыш чаралар оештыруга зур игътибар бирелә. Мәктәпнең заманча җиһазлар белән тәэмин ителешен, мөгаллимнәрнең һәм укучыларның алардан оста файдалануларын күрдек. Балаларны ашату да тиешле югарылыкта, – диде республика вәкиле. 
Эш визиты барышында Илсөяр Гарифуллина белем бирү учреждениеләрендә балалар белән дәрестән тыш эшләү, аларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләргә игътибар итте.
– Педагогик коллективларга фикер-тәкъдимнәребезне җиткердек. Әле уку елы башланды гына, шуңа күрә эш барышында безнең тәкъдимнәрне кулланырлар, дип ышанабыз, – диде ул. 
Мәгариф учреждениеләрен карагач, делегация гражданнарны кабул итте. Сорау-мөрәҗәгатьләр белән, нигездә, тәрбиягә бала алган гаиләләр һәм инвалид балалар тәрбияләүче әниләр килгән иде. Төштән соң республика комиссиясе социаль яклау, опека һәм попечительлек бүлекләре, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе эшчәнлеге белән дә танышты. Соңыннан балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Анда район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, ТР баш суд приставы урынбасары Андрей Михайлов, социаль яклау, опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина һәм опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рәмилә Смирнованың чыгышлары тыңланды. 
– Социаль яктан имин булмаган гаиләләр, исәптә торучы балалар – барысы да безнең кешеләр. Безгә райондагы һәр бала кадерле. Бүген безнең адреска әйтелгән фикер-тәкъдимнәрнең һәрберсе мөһим. Мәгариф учреждениеләре һәм балалар хокукларын яклау буенча эшләүче бүлекләр аларны эшләрендә кулланма итеп алырлар, дип ышанам, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, утырышны йомгаклап.
Фәридә Гайнетдинова.
Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев