Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

«Пушкин укулары»ннан җиңү белән кайттылар

Яр Чаллы шәһәрендә оештырылган «Пушкин укулары» бәйгесендә катнашкан укучылар җиңү яуладылар.

 20 мартта Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин мсемендәге 78 номерлы лицей базасында  "Пушкин укулары" Бөтенроссия ачык иҗади конкурсы узды. 12 секциядә 258 укучы эшләде. Конкурста безнең район укучылары да катнашты. Алар «Фәнни-тикшеренү эшләре», «Үзләре иҗат иткән  шигырьләр» һәм «Сәхнә осталыгы» секцияләрендә төрле яшь категорияләрендә чыгыш ясадылар.
Мөслим гимназиясенең 11 сыйныф коллективы, 5 сыйныф укучысы Искәндәр Закиров  һәм 11 сыйныф укучысы Сабина Идиятуллина I дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр, 5 сыйныф укучысы Рияз Солтанов  II дәрәҗә дипломга лаек булды. Гимназия укучыларының җитәкчесе  - Чулпан Хәйруллина .
Мөслим лицееның 8 сыйныф укучысы Ринат Латыйпов  (җитәкчесе Светлана Фазилова) I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Зилә Вәлиева (5 класс), Зәринә Садыйкова  (8 класс) һәм Адилә Нуриева (9 класс) шулай ук I дәрәҗә дипломнарга ия булдылар. Җитәкчеләре Ольга Макарова  һәм Дарья Акимова.
Илинә Кашапова, Олы Чекмак төп  гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, II дәрәҗә дипломга лаек булды. Илинәнең җитәкчесе Резеда Хәсәнова.
Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбендә эшләп килүче "Өмет" мәктәп театры  II дәрәҗә дипломга лаек булды. Театр җитәкчесе - Гөлназ Мәрданова.
Барлык җитәкчеләр дә Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр, - дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.

Фотолар - мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев