Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Пушкин" скверы меңләгән райондашыбызны очраштырды

2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Аның кысаларында бүген инде республиканың һәр муниципаль берәмлегендә диярлек ял итү урыннары булдырылды. Мөслим районы да шулар рәтендә. Бүген районда скверы да, паркы да, балалар өчен уен мәйданчыклары да бар.

Район үзәгендә барлыкка килгән скверга "Пушкин" исеме бирелүе һәркем билгеле. Ул тантаналы төстә Татарстан республикасы һәм Мөслим районының 85-еллык юбилее көнендә ачылды. Скверда халык өчен скамейкалар куелды, бөек рус шагыйре А.С, Пушкинның әсәрләреннән алынган герой сыннары, чәчәк композицияләре урнаштырылды. Бу эшне башкару өчен дәүләт җитәкчелеге тарафыннан зур күләмдә финанс средстволары бүлеп бирелде.

Әлеге күркәм ял итү урыны тиз арада мөслимлеләрнең яраткан ял итү урынына әверелде. Бигрәк тә бүген - Парклар һәм скверлар көнендә биредә алма төшәр урын юк иде. Олысы да, кечесе дә паркта оештырылган уеннарда катнашып, концерт карап, берничә сәгать дәвамында ачык һавада күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев