Профилактика – иң яхшы чара
ТР Министрлар кабинетының ветеринария баш идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең Әлмәт зонасы буенча дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге инспекторы Резеда Васенькина катнашында җыелыш узды.
Анда кошчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Габделхак Мотыйгуллин йогышлы авырулар, аларны кисәтү ысуллары турында сөйләде.
Африка чумасы белән нигездә дуңгызлар чирли. Узган ел Россиянең берничә өлкә-регионында әлеге авыруның 35 очрагы теркәлгән. Авыру кабаннардан йога. Чирне йоктыру өчен йорт хайваннарына кабан дуңгызлары йөргән җирдән узу да җитә. Кабан дуңгызының тәүлеккә 60 километр ара узуын исәпкә алсак, авыруның ни дәрәҗәдә тиз таралуын күз алдына китерергә була. Югары Ослан районында Африка чумасының 11 очрагы күзәтелгән. Узган ел 5,5 мең дуңгызны юк итәргә туры килгән. Авыруны булдырмауның иң гади ысулы – малларны ябып тоту.
Кош гриппы да куркыныч. Авыру язын, кошлар бала чыгарганда, һәм көзен тарала. Аларны күчмә кошлар күчерә. Йорт кошлары авыруны күчмә кошлар булган сулыкларда һ.б. җирләрдә ияртергә мөмкин. 2017 елда Лаеш районында кыргый кошлар аша авыру йоктырган 500 мең йорт кошын юк итәргә мәҗбүр булганнар. Шундый ук хәл 2020 елда районда да булды, шәхси хуҗалыкта үстерелгән казлар юк ителде. Россия территориясендә кош гриппының 56 очрагы теркәлеп, 1 миллион кош-корт юкка чыгарылган. Франциядә әлеге авыру аркасында 18 миллион кош юк ителгән.
Ящур – мөгезле эре терлекләрдә күзәтелүче вируслы авыру. 2022 елда ул Казахстан территориясендә тарала, әмма бу хакта мәгълүматны яшерәләр. Чөнки терлек итен чит илләргә сату өчен килешү төзелгән, ә чирле малны сатып булмый. Нәтиҗәдә авыру Оренбург өлкәсендә һәм Башкортстан республикасында да тарала.
1960-1970нче елларда ящур безнең илдә киң таралган була. Ветеринарлар авыруны бетерүгә ирешә. Ящур кешегә дә йога. Вирус кайнамаган сөт, ит аша күчә. Салкынга чыдам булу сәбәпле суыткычта торган сөт өстендә вирус – 4 көн, сөттә – 12 , майда 45 көн, субпродуктларда өч айга кадәр саклана. Хайван йонында ул 4 атна, киемгә эләккән очракта 25 көнгә кадәр яши ала. Бу авыру белән күбесенчә мөгезле эре терлек, дуңгызлар чирли. Авыру ачыкланган очракта карантин игълан ителә. Терелә алмаслык булганда, авыру мал белән бер ихатада яшәгән башка хайваннар да юк ителә. Терлек торакларында дератизация үткәрелә, сәламәт малларга вакцина ясала.
Бруцеллез авыруы да хайваннарга куркыныч тудыра. Аның белән күбрәк сыерлар һәм сарыклар авырый. Бактерия сулыш юлы, авыз аша эчәклеккә үтеп керә, эчке органнарны зарарлый. Вирус салкынга чыдам. Катырылган халәттә 1 елдан артык яши ала. Дәвалауга бирешми, шунлыктан авыру ачыкланган очракта маллар тулысынча юк ителә. Авыру малларга гына түгел, кешеләргә дә йогарга мөмкин.
Чәчәк (оспа) авыруы да хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә куркыныч. Авыру вакытында температура күтәрелә, тәнгә кызыл таплар, үлекле бетчәләр чыга. Авыру йорт хайваннарына да, кош-кортка да йога. 20-90 процент очракта ул үлем белән тәмамлана. Соңгы елларда Россиядә бу авыруның алты очрагы теркәлгән.
Белгечләр республикада иминлекне тәэмин итү максатында Оренбургтан һәм Казахстаннан маллар сатып алмаска киңәш итте. Терлекләр алганда баш ветеринария идарәсе белән килешеп эшләргә кирәк. “Меркурий” системасыннан файдаланып, ветеринария шаһадәтнамәсен шуннан алырга була. Авыл җирлекләре башлыклары терлек авырулары турында халыкка мәгълүмат бирергә тиеш. Терлекләрне китереп бирү очраклары булганда бу хакта тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк. Хуҗалык китабында малларның исәбен алып барырга, башка районнардан терлекләр сатып алганда дезинфекция чаралары турында онытмаска киңәш ителде.
– Терлек торакларына чит кешеләрне кертмәскә, вакцинация ясатырга кирәк. Иң яхшы саклану чарасы ул – профилактика, – диде Габделхак Мотыйгуллин.
Район башлыгы Альберт Хуҗин, белгечләрнең сүзләрен куәтләп, мал тоткан хуҗалыкларда ихатаны койма белән әйләндереп алырга, чит-ят кешедән терлек алмаска киңәш итте. Терлек торакларына, кош-корт янына чит кешеләрне кертмәү хәерлерәк. Шәхси эшмәкәр Д.Шәңгәрәевнең “Чайка” кошчылык фермасын шуңа мисал итеп китерде.
Әлмәт зонасы буенча дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге инспекторы Резеда Васенькина 2022нче елда чыккан “Терлекчелек продуктлары турында” Федераль законындагы яңалыклар турында сөйләде.
– Терлекчелек продуктлары дигәндә, эре мал тиресе, кош-корт тизәге дә күздә тотыла. Терлекчелек продуктларын саклау, эшкәртү, ташу, сату һәм куллануда үзгәрешләр бар. Саклау һәм эшкәртү махсус мәйданчыкларда гына башкарылырга тиеш. Шунда ук алар куллану яки сату өчен әзерләнә. Билгеле бер вакыттан соң, эшкәртелгән терлекчелек продуктларын авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын арттыру өчен кулланырга мөмкин. Терлек тиресен хуҗалыкта калдырган очракта тиешле органнардан лицензия алырга һәм дәүләт пошлинасы түләргә кирәк, – диде ул.
Терлек асрау җиңел түгел. Күпләр терлек азыгын сатып алырга мәҗбүр. Тиздән малларның тиресен саклаган өчен дә акча түләргә туры киләчәк.
Наилә Сәлахова
“Терлекчелек продуктлары турында”гы Федераль закон 2023нче елның 1 мартыннан үз көченә керде.
Фото -"Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев