Мөслим-информ

Ярдәм янәшә!

Азык-төлек җылмасыннан торган адреслы ярдәм районда яшәүче 4 балалы мохтаҗ гаиләләргә өләшенде. Район буенча андый ярдәм 120 балага күрсәтелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә “Ярдәм янәшә!” “Помощь рядом!” проектына старт бирелде. Ул коронавирус инфекциясе аркасында катлаулы тормыш хәлендә калучыларга азык-төлек белән ярдәм итүне күздә тота. Проектка Ак Барс банк финанс ярдәме күрсәтә. Азык-төлек пакетлары Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы төзегән исемлекләр буенча таратыла. “Ярдәм янәшә!” “Помощь рядом!” проекты кысаларында республика районнарында йөрүче КамАЗ машинасы бүген Мөслимгә 291 данә азык-төлек җыелмасы китерде. Ярма, токмач, сыек май, консервлар, чәй, шикәр һәм тәм-томнар тутырылган тартмалар шунда ук адресатларына таратылды. Бер үк вакытта “Магнит” җәмгыяте дә спонсорлк ярдәме күрсәтте. Азык-төлек җылмасыннан торган адреслы ярдәм районда яшәүче 4 балалы мохтаҗ гаиләләргә өләшенде. Район буенча андый ярдәм 120 балага күрсәтелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: