Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Праймериз тәмам: җиңүче - Рөстәм Миңнеханов

27 июнь көнне Татарстанда республика Президенты вазифасына "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар тәкъдим итү буенча праймериз тәмамланды. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җиңү яулады.

Билгеле булганча, быел Татарстанда "Бердәм Россия" партиясеннән республика Президенты вазифасына кандидатларны ачыклау буенча праймеризны махсус инициатив төркем уздырды. Кандидатларны исә әлеге фирка белән тыгыз хезмәттәшлек итә торган иҗтимагый оешмалар тәкъдим итте. Алар бу вазифага дүрт кандидатны күрсәтте: Татарстан Презденты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия федераль җыенының Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм МГУның М. В. Ломоносов исемендәге мәгариф-фән үзәге җитәкчесе Олег Морозов.

Рөстәм Миңнеханов әлеге мәртәбәле урынга 12 иҗтимагый оешма тарафыннан тәкъдим ителде. Соңрак республиканың күп кенә эшче коллективлары да әлеге вазифага нәкъ менә Татарстанның хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплап чыкты. Ниһаять, 27 июнь көнне Президентлыкка кандидатлар бер мәйданда очрашты. Алар сайлап алучылар каршында чыгыш ясап, Татарстанның соңгы еллардагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, киләчәккә планнарны билгеләде.




Билгеле булганча, быел татарстанлылар республика Президентын соңгы 15 елда беренче мәртәбә сайлаячак. Шуңа күрә әлеге чараның Рөстәм Миңнеханов өчен дә шактый дулкынландыргыч булуы аңлашыла.



- Дөресен генә әйткәндә, бу - минем өчен шактый дулкынландыргыч минутлар. Мин биш ел Президент булып эшләдем һәм төгәл әйтә алам: бу бик тә югары һәм җаваплы хезмәт. Татарстан лидерының төп максаты - республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итү. Тик бу Президенттан гына тормый. Уңышка ирешү өчен зур команданың үзара хәбәрләшеп, бердәм булып эшләве кирәк. Татарстанга киләсе, биредә гомер итәсе килсен, - дип сайлап алучыларга мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Озак та үтми, праймеризга нәтиҗә ясалды. Әлеге чарада Рөстәм Миңнеханов җиңү яулады. Сайлауда катнашкан 1588 сайлап алучының 1513е нәкъ менә аның өчен тавыш бирде. Бу барлык катнашучыларның 97,3 проценты дигән сүз. Башка кандидатлар: Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов - 874, Олег Морозов - 789, ә Сергей Батин - 705 тавыш җыйдылар (шунысы мөһим, бер сайлап алучыга берьюлы өч кандидат өчен тавыш бирү мөмкинлеге тудырылган иде). Нәтиҗәдә, Сергей Батин Президентлыкка кандидат булудан туктады. Калган өч җиңүченең кандидатураларын исә 4 июль көнне партия конференциясендә караячаклар. Нәкъ менә шул көнне "Бердәм Россия" партиясеннән Президентлыкка кандидат исеме билгеле булачак.

Шунысы сөендерә, меңләгән татарстанлылар белән беррәттән праймеризда Мөслим районы делегациясе дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама