Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Праймериз дәвам итә

Мөслим районы җирлегендә праймериз дәвам итә. депутатлыкка кандидатлар белән чираттагы очрашу 18 май көнне Тойгелде авыл җирлегендә узды. Праймеризда " Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Региональ бүлеге белгече Иван Байков, район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов, оештыру комитеты, "Бердәм Россия" сәяси партиясе Мөслим бүлеге вәкилләре, "Мизгел" яшьләр үзәге директоры Эльвира Гараева, Роза...

Мөслим районы җирлегендә праймериз дәвам итә. депутатлыкка кандидатлар белән чираттагы очрашу 18 май көнне Тойгелде авыл җирлегендә узды. Праймеризда " Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Региональ бүлеге белгече Иван Байков, район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов, оештыру комитеты, "Бердәм Россия" сәяси партиясе Мөслим бүлеге вәкилләре, "Мизгел" яшьләр үзәге директоры Эльвира Гараева, Роза Биккинина һәм авыл халкы катнаштылар. Иван Байков Мөслим җирлегендә "Бердәм Россия" партиясеннән куратор булып тора. Ул Тойгелде авыл җирлегендә праймеризның нинди шартларда үтүен тикшерде.

Тойгелде авыл җирлегендә 15 кеше "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидат булуы теләген белдергән. "Бердәм Россия" вәкилләре халыкка праймеризның тәртибен аңлаткаткач,кандидатлар эшмәкәр Фәит Шәймурзин, авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев, үз программалары белән таныштырдылар.

Тавыш бирү яшерен формада үтте. Авыл халкы үз кандидатларын, үз җирлегеннән депутат итеп күрергә теләгән кешеләрен яклап тавышлар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев