Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Планшетлар тапшырылды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген мондый планшетларны Мөслим районы укучылары да алды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдәге 9 һәм 11 сыйныф укучыларына  дистанцион уку өчен планшетлар тапшыру башланды. Бүген мондый планшетларны Мөслим районы укучылары да алды. Планшетка Мөслим лицееның 9 укучысы ия булды. Планшетларны укучыларгы район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов һәм лицей директоры Лилия Хәбибуллина тапшырды. Техник әсбаплар укучыларга дистанцион уку вакытына гына биреп торыла. Гаджетларга мохтаҗ булган укучыларның исемлеге турыдан-туры мәктәпләр аша эшләнгән. Исемлеккә әти-әнисенең баланы дистанцион белем алу өчен гаджет белән тәэмин итү мөмкинлеге булмаган укучылар кертелгән. Районда яшәүче игелекле кешеләр – иганәчеләр һәм лицейны төрле елларда тәмамлаган ярдәмчел затлар тырышлыгы белән лицейның 1-8 классларында укучыларга да смартфон, айфоннар алып бирелгән. Мондый бүләкне 11 бала алган.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев