Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Питрау-2015 ничек узды? (ФОТО)

Мамадыш районы биек таулары, бормалы юллары, куе урманнары - гүзәл табигате белән үзенчәлекле. Җөри авылы да матур урында урнашкан, быел уналтынчы тапкыр үткәрелгән Пирау да гаҗәеп урман буендагы Тырлау аланында оештырылды. Бәйрәм барган урын ерактан күренә - тау башында "Питрау 2015" дип язып куелган иде.

Питрауга Татарстаннан һәм чит төбәкләрдән күпләп кунаклар килгән. Ачылыш тантанасына Казаннан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге зур делегация килеп төште. Кунакларны республиканың төрле районнарыннан килгән керәшеннәр төркем-төркем тезелешеп басып каршы алды. Милли киемнәрдән киенгән керәшеннәр үзләренең иң дәртле җырларын башкарды.
Рәсми кунаклар иң элек бәйрәм уза торган җирлекне карады, берсеннән-берсе үзенчәлекле ачык агач өйләргә кереп чыкты. Аларны Г.Камал театры артисты Олег Фазылҗанов озатып йөрде. Биредә керәшен халкының тарихын чагылдырган музей да, Питрауның иң мөһим бизәге - тәкыя үрү, мичтә коймак пешерү, утын кисеп, шул агачтан матур сыннар ясау - гаҗәеп күренешләр һәм һөнәрләр тәкъдим ителгән. Питрау көнендә җыеп киптерелгән үләннәр файдалы була, диләр. Монда шул көнне җыелган төрле шифалы үләннәр дә бар иде. Фәрит Мөхәммәтшин исә балчыктан чүлмәк ясаучы янына аерым тукталырга булды. Бу күренешкә исе китеп карап торды, хәтта бер чүлмәкне истәлеккә дип үзенә алды.
Шуны әйтергә кирәк, бәйрәмдәге барлык урыннарны карап йөрү өчен шактый вакыт кирәк. Монда "Керәшен чибәре" бәйгесе, балалар иҗаты, эстрада артистлары, үзешчәннәр - барысы да өчен дә аерым сәхнәләр куелган. Хәтта парын эзләүчеләр өчен "Димче почмагы" да бар иде. Ә "Керәшен чибәре"ндә җиңүче кызга көмеш таҗ һәм 50 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
Бәйрәмнең ачылышы төп мәйданда узды. Иң элек дин әһелләре сүз алды, аннан соң халыкны Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул күп төрле милләтләрнең мәдәнияте, аларның гореф-гадәтләре республикабызның зур горурлыгы, дип белдерде. "Сабан туе да, башка бәйрәмнәр дә - ерак гасырлардан килгән матур йолаларыбыз", - диде ул. Аннан соң Ф.Мөхәммәтшин иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләде.
Мәйданда көрәш, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка уен-ярышлар барды. Ат чабышы исә мәйданнан бераз читтәрәк узды. Көрәштә җиңүчеләргә 3 "Лада Калина" машинасы әзерләп куелган иде. Су буенда капчык көрәше, багана буйлап бару, кул белән судан балык тоту кебек мавыктыргыч ярышлар оештырылды. Мәйдандагы уеннарны Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров алып барды.
Питрауга татар эстрадасының бик күп танылган артисты килгән. Бу тамашаны Виталий Агапов белән Данир Сабиров алып барды. Данир, һәрвакыттагыча, үткен теле белән "Ничек кәефләрегез? Тоткан уразаларыгыз кабул булсын!" дип шаяртып алды. Ураза дигәннән, мөселманнар мәйдан янында гына кичке намаз укыды. Концертта Венера Ганиева, Мөнир Рахмаев, Фирдус Тямаев, Оксана Дмитриева, Марсель Вәгыйзов, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Эльмира Сөләйманова, Ринат Рахматуллин, Хәния Фәрхи, Вадим Захаров, Георгий Ибушев һәм башкалар катнашты.
Бәйрәмгә махсус кунак - Мәскәү йолдызы Пелагея да килде. Башта ул рус телендә җырлады, аннан соң бик моңлы итеп "Әллүки"нең бер куплетын башкарды. Пелагеяның бер сәгать буе дәвам иткән чыгышы күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X