Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Өстенлек – техник культураларда

Авыл хуҗалыгында эшнең туктап торганы юк. Бөртеклеләрне суктыру төгәлләнсә дә, урып-җыю әле дәвам итә. Бүген төп игътибар техник культураларны җыюга бирелә.

Авыл хуҗалыгында эшнең туктап торганы юк. Бөртеклеләрне суктыру төгәлләнсә дә, урып-җыю әле дәвам итә. Бүген төп игътибар техник культураларны җыюга бирелә. Үсемлекләрне нигездә туклану өчен куллансак та, аларны кием, сабын, дарулар, хәтта төзелеш материаллары җитештерү өчен дә файдаланалар. Техник культуралар сәнәгать өчен чимал булып тора һәм икътисадый яктан отышлы – бөртеклеләргә караганда зуррак табыш китерә.

Район буенча техник культуралар быел 12 мең 200 гектарда үстерелде. Шуларның иң күп өлеше “Намус” һәм “Август-Мөслим” агрофирмаларына туры килә. Районга шикәр чөгендерен игүне кайтарган “Намус” агрофирмасы быел әлеге культураны 4800 гектарда икте. “Әлеге культураның һәр гектары 416 центнер уңыш бирә”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

– “Amity” технологиясе белән үстергәндә чөгендернең шикәре күбрәк, чүбе азрак була һәм үсентеләр авыруларга бирешми. Шуңа бәйле без үстергән чөгендер саклау өчен әйбәт, – ди “Намус” агрофирмасы җитәкчесе Фәрит Гыйрфанов.

Намуслылар үз иткән тагын бер культура – шепкән (рыжик). Шепкән чыгымнарны киметү бәрабәренә җирдән рациональ файдаланырга һәм вегетация чоры кыска булу сәбәпле, дым запасын нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирә. Тагын бер өстенлеге – шепкәннең төрле авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә бирешмәвендә, ди авыл хуҗалыгы белгечләре. Әлеге культура туфракны азотка баета. Составында 40 процент май булган рыжик орлыгы төрле тармакларда киң кулланыла. Әлеге культураны намуслылар 400 гектар мәйданда чәчкән. “Нуретдинов” фермер хуҗалыгында шепкән 100 гектар мәйдан били.

“Август-Мөслим” агрофирмасы техник культуралардан 1200 гектарда –көнбагыш, 2900 гектарда – рапс һәм 820 гектарда җитен үстерде. Җитен – Мөслим өчен чагыштырмача яңа культура. Ул май җитештерү өчен үстерелә. Икътисадый яктан аны иң табышлы культура, диләр. Үзеннән соң чәчелүче культуралар өчен дә яхшы элгәр: җитен чүп үләннәренә таралырга ирек бирми һәм колорадо коңгызы белән нәтиҗәле көрәшә (җитен исен колорадо коңгызы яратмый!). Шуңа сидерат буларак җитенне бәрәңге басуы янәшәсендә үстерү файдалы. Киләсе елга августлылар бу төр культураны 1500 гектар мәйданда чәчәргә планлаштыра.

Рапс та чүп үләннәренә үсәргә мөмкинлек бирми. Моннан тыш әлеге төр культура туфракны органика, фосфор һәм күкерт белән баета. Ул быел “Туган як” агрофирмасында, кече һәм вак фермер хуҗалыкларында да үстерелде. Район буенча рапс биләгән мәйдан 3900 гектар тәшкил итә. Ул әлегә гектарыннан 17,2 центнер уңыш бирә.

Көнбагышны “Август-Мөслим” агрофирмасыннан тыш 1000 гектар мәйданда “Нуретдинов” фермер хуҗалыгы да үстерде. Тик, керемле булса да, әлеге культурадан соң туфрак ярлылана икән.

Киләсе елга да табышлы культуралар биләгән мәйданны киметмәскә иде, ди белгечләр. Техник культура булмаса да, югары табыш бирергә сәләтле үсентеләрдән люпин, ясмык (чечевица), нут чәчү планлаштырыла. Орлык өчен люцерна, кукуруз үстерү дә хуҗалыклар өчен керемле, ди идарә белгечләр.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев