Онытырга хакыбыз юк!
27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне.
Холокост ул – нацистлар Германиясе вакытында төрле этник һәм социаль төркем вәкилләренең нацистлар тарафыннан эзәрлекләнүе һәм массачыл төстә юк ителүе.
Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында яһүдләргә карата массакүләм геноцид кулланылган. Хәер, яһүдләр генә түгел, башка милләт вәкилләре – поляклар, чегәннәр, әсирлеккә эләккән совет кешеләре дә юк ителгән. Корбаннар саны 6 млн кешегә җиткән!
1940-1945 елларда Освенцим шәһәре янында үлем лагере эшли. Дөньякүләм практикада ул Аушвиц дип йөртелә.
Аушвицтагы беренче концлагерь 1940нчы елның маенда төзелә, яшелчәләр саклау урыны крематорий һәм морг итеп үзгәртелә. Үлем блогындагы төрмәдә айга ике-өч тапкыр “гадәттән тыш суд” утырышлары уза. Лагерьда төрле җәзалау ысуллары кулланыла: герметик камераларга утырту, ачлыктан интектерү, газ камералары. Медицина буенча да тәҗрибә һәм сынаулар үткәрәләр. Химик матдәләрнең кешегә тәэсирен өйрәнәләр, яңа фармацевтика препаратларын сыныйлар. Эксперимент рәвешендә әсирләргә ясалма рәвештә малярия, гепатит һәм башка
куркыныч авыруларны йоктырып, аларның нәтиҗәләрен күзәтәләр. Нацист табиблар сәламәт кешеләргә хирургия ысулы белән операцияләр ясый, ир-атларга – кастрация, хатын-кызларга стерилизация үткәрә. “Циклон Б” газы белән беренче тәҗрибә вакытында 600 совет кешесе һәм 250 поляк юк ителә. Уңышлы дип табылган тәҗрибә нигезендә газ камерасы ясала. Аушвицта берничә газ камерасы, крематорийлар эшли. Сугыш вакытында лагерьда 1,1 млн кеше (шулардан 1 млн кеше – яһүдләр) юк ителә. Аушвиц иң эре һәм иң озак эшләгән нацист лагерьларының берсе була, шуңа күрә ул Холокостның төп символларыннан берсе исәпләнә.
Лагерь 1945нче елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә. Лагерьны азат иткән көн БМО тарафыннан Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1947 елда лагерь территориясендә Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелгән музей төзелә. 16-31 гыйнварда Россиядә ел саен Холокост корбаннарын искә алу атнасы уза.
Шул уңайдан Мөслимдәге “Батырлар йорты”нда музей дәресләре, экскурсияләр оештырылды. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 9 сыйныф укучыларының тарих дәресе музейда үтте. Туган як музееның фәнни хезмәткәре Равил Тимкин укучыларга Холокостның мәгънәсен
аңлатты, Освенцим лагере, нацистлар алып барган геноцид турында сөйләде. Яшүсмерләр әлеге темага видеролик та карады. Егетләр кызыксынуларын яшермәде, сорауларын да бирде, фикерләрен дә җиткерде. – Бөек Ватан сугышы темасын укучылар 10 сыйныфта өйрәнә. 9 класстан соң мәктәптән чыгып киткән балалар тарихның бу чорын белми кала, дигән сүз. Тарихи вакыйгаларны алар кабатланмасын өчен өйрәнергә, белергә кирәк!
Чөнки тарихның кабатлануына мисаллар бүген дә бар, – ди Равил Тимкин.
Балалардан соң музейга өлкәннәр килде. “Батырлар йорты”нда көн дәвамында әлеге темага лекцияләр, экскурсияләр оештырылды.
Римма Афзалова
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев