Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Октябрьгә спорт залы кирәк

Октябрь авыл җирлегендә, халык өчен зур сөенеч булып, юлларны төзекләндерү эшләре башкарыла.

 2021 елда Октябрь авылындагы Үзәк урамның күпчелек өлешенә гравий өстәп җәелгән. 2022 елда Үзәк урамда эш төгәлләнеп, Яшьләр урамының да бер өлеше эшләнгән, нәтиҗәдә 500 метрдан артык юл ремонтланган. Быел Сөякәй авылында су системасын ныгыту эше дәвам итәчәк.
Октябрь авыл җирлегенә кергән дүрт авылда 193 хуҗалык исәпләнә, буш ихаталар юк диярлек. Эш яшендәге 147 кеше бар. 18 яшькә кадәрге балалар саны – 26. Мәктәп яшендәге балалар – 20, мәктәпкәчә яшьтәгеләр – 2, студентлар – 11.
Авыл халкының актив һәм халык санының күп булуын исәпкә алып, авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов спорт залына ремонт ясау мөһимлеген билгеләп үтте.
Җирлектә фермер Илнур Хәмәдишин эшли. Ул ел башыннан 100 меңнән артык бройлер чеби, меңнән артык каз бәбкәләре үстереп саткан. Сезон барышында уннан артык кеше даими эш урыны белән тәэмин ителгән.
Бик күп авылларда үзара салымны 500 сумнан җыйган вакытта да, Октябрь авыл җирлегендә үзара салым күләме кеше башына 1000-2000 сумнан кимемәде. Авыл халкының бердәм булып үзара салым җыя алуы җирлектә тулы канлы тормыш алып барырга ярдәм итә. Үзара салым хисабына Сөякәй авылындагы чишмәнең икенче тармагын ялгап, су күләмен арттырганнар. Нәтиҗәдә су Сөякәй һәм Бәкәбез авыллары өчен дә җитешлегә әйләнгән. Әлеге чишмәдә 2018 елда СУПН системасы, ягьни суны башнясыз, турыдантуры кудыру көйләнгән. Башня яраксыз хәлгә килү сәбәпле быел резерв максатында яңа башня урнаштыру максатын куйганнар.
Сөякәй һәм Бәкәбез авылларында үзара салымны быел да 2 мең сумнан җыячаклар. Октябрь һәм Әндереш авылларында бу сумма 1 мең сум тәшкил итәчәк. Узган ел планга кертелгән Октябрь авылындагы чишмәне төзекләндерү эшен быел башкарып чыгу күздә тотыла.
Әлеге эшләр өчен акча тупланган.
Әндереш авылы башында чишмә урыны, ял итү зонасы ясарга планлаштыралар. Аның нигезен ике ел элек эшләгәннәр. Чишмә суын китерүче су торбаларын 2018 елда алыштырганнар. Халык та шул суны куллана. – Октябрь авылында су башнясына санитар саклау зонасы белән бәйле эш төгәлләнеп, тиешле документлар алынды. Бу эш 1 елдан артык вакыт таләп итте һәм 145 мең сум акча тотылды, – ди җирлек башлыгы Илгиз Ханнанов.
Җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, узган ел урам утларын карап тотуда кыенлыклар булган. Эшне башкарырга тиешле бригада бурычларын вакытында үти алмаган, лампалар вакытында алыштырылмаган.
Гомумән алганда, җирлек халкы тормыштан канәгать. Олысы-кечесе бары бер мәсьәләне күтәрде – спорт залын төзекләндерүне сорады.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев