Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ныклы гаилә – ил терәге

8 июльдә билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне быел Россия Президенты указы нигезендә рәсми бәйрәм статусын алды

Сигез бала тәрбияләп үстерүче Светлана һәм Феликс Кинарскийлар гаиләсе – татулыкның матур үрнәге.

Җыйнак кына ишегалдыннан өйгә үтәбез. Күп бала булган җирдә тавыш, умарта күчендәге кебек ыгы-зыгы, шау-шу булырга тиеш кебек. Ялан кадәр өйдә беренче гаҗәпләндергән нәрсә тынлык булды.

Гаилә бәхете – игелекле балалар үстерүдә. Үтә тыйнак, тәртипле, ипле итеп ана телендә сөйләшүче биш малай һәм өч кыз үсә Кинарскийлар гаиләсендә. Хәрби хезмәттә булып кайткан өлкән уллары Эрнест, һөнәри белем алып, “КамАЗ-Энерго” җәмгыятендә эшли. Гаилә корырга да өлгергән. Икенче уллары Ранэльдка – 22 яшь. Ул гомерен сәламәтлек саклауга багышларга уйлый: Казан дәүләт медицина университетында белем ала. Мөслим лицеенда укучы Радмир 7 сыйныфны тәмамлаган. Җиңел атлетиканы үз итә. Физкультура буенча район олимпиадасында призлы урыннар яулый. 5 яшьлек үтә дә кызыксынучан, тиктормас Мирослав белән 1,7 яшьлек Радель – гаиләнең игътибар үзәгендә. Кызлар – әниләренең зур ярдәмчеләре. Ангелина Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. Башлангыч сыйныф укытучысы булырга әзерләнә. Анжелла исә 9 сыйныфны тәмамлады. Уку алдынгысы, аттестатында бер генә “дүртле”се бар. Театр түгәрәгендә шөгыльләнә, фольклор ансамбльдә чыгыш ясый. Снежана 5 сыйныфка бара, “дүртле”, “бишле” билгеләренә генә укый. Гитарада уйнарга өйрәнергә хыяллана. Энеләрен карауда бик ярдәм итә. Һөнәр сайлауда, яраткан шөгыль табуда әти белән әни балаларына ирек куйган. Һәрберсе үзе хыялланган тормышны кора ала дигән сүз. Хыялны тормышка ашыру өчен, кечкенәдән хезмәтне сөеп үсәргә өйрәнә балалар. Үз куышың булу – зур сөенеч. Гаиләле тормышның һәр чор өчен уртак проблемасы – үз йортыңны җиткереп керү. “Башка чыгу ” дип атый моны халкыбыз. Үзбаш яши башлау өчен күп көч, тырышлык кирәк. Бу авырлыкны да бергә җиңгән Кинарскийлар. Яңа йорт җитешкәнче, өч бала туарга өлгергән. – Тулай торакта да, әти-әни йортында да яшәргә туры килде, – ди Феликс бу турыда. 1998 елда гаилә корып, 2007 елда үз йортларын җиткереп керә алар. “Яшь гаиләләргә ярдәм” программасы нигезендә 1 миллион сум дәүләт ярдәме алалар Кинарскийлар. Бүген инде әти кеше улларын йортлы итү турында хыяллана. Күмәк эш берләштерә. Сигез бала күп кебек тоелса да, барысы бергә җыела алган вакытлары сирәк. Каникулларда гына була торган мондый көннәрдә гаиләдә күмәк эшләр башкарыла. Теплицада, яшелчә бакчасында, ике зур бәрәңге кишәрлегендә һәммә кешегә эш җитәрлек! Җәй көне алар күмәкләшеп себерке, утын әзерли. Әтиләре кисеп алып кайткан утынны яру быел күбрәк Радмир җилкәсенә төшкән. Утын белән себеркене сату өчен әзерлиләр. Даими сатып алучылары да бар икән. Светлана кызлары белән бергәләп кышкылыкка баз тулырлык җиләк-җимеш, яшелчә эшкәртеп куя. Мәтрүшкә җыярга, җиләк-гөмбәгә бергә йөриләр. Балалар җәй көне эшкә дә урнаша. Шулай итеп, гаилә бюджетына һәркем көче җиткәнчә өлеш кертә. Татулыкның матур үрнәген күреп кайттык без Кинарскийлар гаиләсендә. Хезмәт белән көн итеп, бәхетне туган җирендә тапкан алар. Ныклы гаиләне җәмгыятебезнең тотрыклы киләчәген тәэмин итүче кечкенә бер дәүләткә тиңлибез. Бу дәүләтнең киләчәге – гаилә корган һәркемнең үз кулында!

 Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев