Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ныклы гаилә – гаилә нигезе.ФОТОРЕПОРТАЖ

Мөслимдә “Бәхетле гаилә” проекты старт алды. Бүген “Мизгел” яшьләр үзәгендә Халыкара гаилә көне уңаеннан бик матур чара үтте.

Анда районыбызның күркәм гаиләләре, быел пар балдаклар алышкан яшь парлар, аграр көллият студентлары, укучылар катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова бәйрәм котлауларын ирештерде. Бәйрәмнең төп кунаклары – Иске Карамалыдан ярты гасыр тату гомер кичергән Рәшидә һәм Рәшит Нуруллиннар, Иске Сәеттән Наилә һәм Шакирҗан Мадышиннар гаиләләре ул көнне балаларыннан һәм якыннарыннан котлаулар, бүләкләр кабул итте.

Чарада катнашучылар “Кояшлы Ык” ял зонасында Гаилә паркына нигез салды. Һәр гаилә чәчәкле аланга үз агачын утыртты.

– Җирлегебездә яңа төзелгән гаиләләр ныклы нигезле һәм озын гомерле булсын. Рухи-әхлакый үсеш программасы гаилә институтының тотрыклылыгын тәэмин итүгә зур этәргеч бирсен, дип телибез, – диде Гаилә паркына нигез салуда катнашкан район башлыгы Рамил Муллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев