Мослим

Нәрсә соң ул үзара салым?

Узган ел авыл җирлекләрендә үзара салым салу буенча җирле референдумнар үткәрелде. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, барлык авыл җирлекләрендә дә үзара салым кертү өчен тавыш бирделәр. Нәрсә соң ул үзара салым? Җирлекләрдә яшәүчеләр аны түләргә тиешме? Түләмәгән өчен нинди җаваплылык каралган?

Закон әлеге сорауларга төгәл җавап бирә. Аерым алганда, "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы Федераль Законның (№131-ФЗ, 06.10.2003) 56 маддәсендә гражданнарның үзара салым средстволары - ул җирле әһәмияттәге конкрет бурычларны хәл итү максатында башкарылучы гражданнар тарафыннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр дип аңлатыла. Мәсәлән, торак пунктны төзекләндерү, аның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен һ. б. Гражданнарга үзара салым салу, түләүләрнең күләме бары тик җирле референдумда гына хәл ителергә мөмкин.

Әлеге законның 7, 43 һәм 45 маддәләре нигезендә җирле референдумда кабул ителгән карарлар, шулай ук җирле референдум карарларын үтәү буенча кабул ителгән хокукый актлар муниципаль берәмлекнең бөтен территориясендә гамәлдә һәм гаржданнар, вазыйфадагы һәм юридик затлар тарафыннан мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиеш.

Моннан тыш, үзара салымны 2015 нче елның 1 гыйнварына кадәр түләргә кирәк иде. Димәк, 2014 ел өчен түләү вакыты чыкты. Әмма бу әле түләү мәҗбүри түгел дигәнне аңлатмый. Киресенчә, ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 2.6 маддәсенең 1 бүлегендә җирле үзидарә органнарының хокукый актларын үтәмәгән өчен, ягъни үзара салымны түләмәгән өчен, административ җаваплылык каралган. Моның өчен административ штраф күләме - 1000 сумна алып, 2500 сумга кадәр. Административ җаваплылыкка тартылу түләүнең үзен башкарудан да азат итми.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: