Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Әниләр көне уңаеннан район башлыгы Рамил Муллин котлавы

Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз һәм кадерле сеңелләребез!

Әниләр көне белән!

Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз һәм кадерле сеңелләребез!

Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Әниләр көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

1998 елдан башлап илебездә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм – тагын бер кат әниләргә ярату хисләребезне җиткерү өчен уңай форсат. Әниләргә булган мөгамәләбез безнең асылыбызны, рухи дөньябызны, тәрбиябезне күрсәтә. Бүгенге бәйрәм көнендә күп балалы әниләрне хөрмәтлибез, Бөек Ватан сугышы чорының барлык михнәтләрен үз җилкәләрендә күтәргән һәм үз балалары, тәрбиягә алган ул-кызлары өчен кайгыртучан ана булган өлкән буын хатын-кызларына, әбиләребезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәр көнне әниләребезгә һәм әбиләребезгә игътибарлы булыйк. Һәр көнебез аларга игелек эшләүдән башлансын.

Хөрмәтле әниләр! Гаиләләрдә өмет, ышаныч һәм мәхәббәт кебек какшамас кыйммәтләрне саклап яшәвегез өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, балаларыгыз наз, җылылык, кайгырту бүләк итсеннәр. Сезгә иминлек, ана бәхете, гаилә тигезлеге һәм сәламәтлек телим!

Рамил Муллин,

район башлыгы,

район Советы рәисе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев