Мослим

Намус кушканча

Районда урып-җыю эшләрен иң беренче булып башлаган “Намус” агрофирмасында бүген арпа уңышын җыялар. Игенчеләрнең хәлен белергә район башлыгы Рамил Муллин да килде.

Районда урып-җыю эшләрен иң беренче булып башлаган “Намус” агрофирмасында бүген арпа уңышын җыялар. Игенчеләрнең хәлен белергә район башлыгы Рамил Муллин да килде.

– Ел уңышын җыеп алуда куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Бүген һәр минут, һәр секунд исәптә. Чөнки көзгә кереп барабыз. Ә көзен чык иртә төшә, яңгырлар да уракны тоткарлый. Шуңа күрә көннәр аяз торганда, бөтен мөмкинлекне файдаланып, икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Ә “Намус” агрофирмасының мөмкинлеге зур, – диде район башлыгы кыр эшчәннәренә мөрәҗәгать итеп.

Агрофирма басуларында 15 комбайн хәрәкәт итә. Ашлык ташуда “Амити” бункер-төягече тагылган 11 “Джон Дир” тракторы эшли. Кырыкка якын автомашина ашлыкны Актаныштагы элеваторга илтә. Агрофирма директоры Фәрит Гыйрфанов һава торышы уңай булганда урып-җыюны тиз арада төгәлләргә ниятлибез ди:

– Арпаны җыеп алганнан соң, язгы бодай басуына керәчәкбез. Үзебезнең егетләр белән бергә инвесторның механикалаштырылган отряды комбайнчылары да эшли. Урып-җыюда катнашучыларны дүрт тапкыр тукландыру оештырылды. Баланлы авылы пешекчеләре Гөлүзә Кашапова, Саҗидә Сибгатуллина һәм Энҗе Нуртдинова әзерли ашарга. Бөртеклеләрне алып бетергәннән соң, бар көч шикәр чөгендерен җыеп алуга юнәлтеләчәк. Татлы тамыр узган елгыдан ким булмас, дип уйлыйбыз.

Басуда игенчеләрне бу көнне район мәдәният йортының агитбригада коллективы да сәламләде. Агрофирма уңганнары әбәд вакытында Илфират Зәйниев, Айгөл Хәйруллина, Гүзәл Рәхимуллина һәм Рифат Бәдретдиновның җыр-моңнарын тыңладылар. Ул ара да булмады комбайнчылар бер-бер артлы эшкә дә кузгалды. “Аяз көнннең кадерен белеп, күбрәк ашлык суктырып калырга кирәк”, – диде алар, безнең белән саубуллашып. Басу комбайн һәм тракторлар гөрелтесенә күмелде. Без дә, уңышлы эш көннәре теләп, кайтыр юлга кузгалдык.

Фәридә Гайнетдинова.

“Намус” агрофирмасы 2750 гектарда арпа, 411 гектарда рыжик, 2500 гектарда көзге бодай, 2949 гектарда язгы бодай үстерде. Бөртекле культураларның гектар биреме уртача 35 цетнер тәшкил итә. Элеваторларга 7750 тонна ашлык озатылды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: