Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимнән – ундүрт җиңүче!

Урып-җыю нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы, ургыч комбайнарда эшләгән 20 механизатор60ар мең сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды. Конкурста җиңү яулаган 200 комбайнчы 35әр мең сум күләмендә премия алачак.

Социализмда яшәгән безнең буын югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешүнең алшарты булган социалистик ярыш ситемасының җанлы шаһитлары булды. Ул чорда эшче-хезмәткәрләрне халык хуҗалыгы планнарын үтәү һәм арттырып үтәүгә дәртләндерү максатын күздә тоткан ярышлар һәр тармакта киң җәелдерелде. Аерым терлекчеләр, комсомол яшьләр бригадалары, звенолар, колхоз-совхозлар, хезмәт коллективлары үзара ярышты. Терлекче һәм механизаторлар,бер-берсен ярышка чакырып, мөрәҗәгать белән чыга иде. Ничәмә-ничә еллар буе ызандаш колхозлар авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча “көндәшләр” булып яшәде. Бәйге барышы район газетасы битләрендә даими яктыртылды. Ә ярышка йомгак ел ахырында ясалды.Алдынгы игенче һәм терлекчеләр – кыйммәтле бүләкләргә, бригада һәм звенолар – күчмә вымпелларга, хуҗалыклар һәм оешмалар күчмә Кызыл байракларга лаек булды. Шактый вакыт онытылып торган ярышлар системасы соңгы елларда яңарыш кичерә. Билгеле, аның форматы башка хәзер. Мәгариф, мәдәният тармакларында кертелгән конкурслар һәм грант системасына ияләшеп беттек инде. Авыл хуҗалыгының төп җитештерүчеләре булган механизаторлар арасында да соңгы елларда масштаблы ярышлар игълан ителә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы агымдагы елның июлендә “Иң яхшы комбайнчы-2019” республика бәйгесен игълан иткән иде. Бәйгенең максаты – комбайнчы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм популярлаштыру, үстерелгән уңышны кыска вакытта, сыйфатлы итеп җыеп алу, урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллану.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, быелгы уракта республика буенча 1464 комбайнчы катнашкан. Аларның 1307се – ашлык суктыруда, 157сеигеннәрне теземнәргә салуда эшләгән.Елның иң яхшы комбайнчыларын ачыклау максатындаТРАвыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы урак дәвамында комбайнчыларның эш күрсәткече буенча даими мониторинг алып барды. Уракта катнашучылар турындагы мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылып, урып-җыю кампаниясе төгәлләнгәнче яңартып торылды. Комбайннарның җитештерүчәнлегенә карап, бәйге нәтиҗәләре дүрт төркем буенча билгеләнде.

Нәтиҗәдә комбайнчыларның 500е быелгы бәйгенең җиңүчеләре дип табылды. Иң-иңнәр арасында безнең районнан ундүрт механизаторның булуы аерым игътибарга лаек.Сирин Хужин, Евгений Үтәгәнов, Раил Мәүләвиев, Марсель Үтәгәнов, Данил Нәгыймов, Динар Солтанов (“Туган як” агрофирмасы), Руслан Кәлимуллин, Рөстәм Сәлахов, Рөстәм Ильясов, Ринас Хафизов, Динар Муллин, Илдус Шәйгаянов, Илгиз Садыйков һәм Наил Шәрипов (“Август-Мөслим”)республика конкурсы җиңүчеләре булдылар.

Безнең яшьләр булдыра

Яшь комбайчылар арасында да берничә ел рәттән төрле бәйгеләр игълан ителә. Аның быелгысы “Хезмәт кешесенә дан” дигән исем астында узды. Унберенче республика телевизион конкурсын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан” телерадиокомпаниясе белән берлектә оештырды. Конкурска йомгак октябрь аенда ясалды. Анда район данын яклаган “Туган як” агрофирмасының яшь комбайнчылары Раил Мәүләвиев һәм Марсель Үтәгәнов, тест биремнәрен генә чишеп калмыйча, комбайнның төзелеше һәм эшләү принцибына кагылышлы сорауларга да җавап бирделәр. Раил Мәүләвиев, быелгы уракта яшь комбайнчылар арасында ашлык суктыруда республика буенча беренчелекне яулап, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дипломына, телевизорга һәм кыйммәтле пакетка лаек булды. Өстәвенә егетләрнең икесе дә Казан дәүләт аграр университетына керү өчен сертификатка ия булды.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдынгы механизаторлар кыр батырлары

Реклама
Реклама
2
X