Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимнең 85 еллык юбилеена багышлап 15 км юлны йөгереп уздык

20 август көнне спорт сөюче райондашларыбыз Мөслим районының 85, Татарстан республикасы яңа дәүләтчелегенең 25 еллык юбилейларына багышланган марафонга чыкты. Түбән Табын авылыннан алып район үзәгенә кадәрге 15 км озынлыктагы юлны 15 мөслимле узды.

Беренчеләрдән булып финиш сызыгын Түбән Табын авылыннан Азат Таһауов, Баланлы авылыннан Мансур Мансуров, Вәрәшбаштан Рөстәм Нуриев, Михайловкадан Юлия Тазова уздылар. Барлык йөгерүчеләргә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды. Соңыннан чарада катнашучылар "Дуслар-клаб"та әзерләнгән чәй табыны артында хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев