Мөслим-информ

Мөслимлеләр "Чаңгы юлы - 2017" бәйгесенә чакырыла

Районда спортка зур игътибар бирелә, төрле спорт объектлары төзелә. "Кояшлы Ык" ял зонасында кичләрен дә яктыртылган махсус чаңгы трассасы спорт белән шөгыльләнергә теләге булган һәркемгә ачык.

Ул бервакытта да буш тормасын, өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә спорт белән шөгыльләнү, ял итү урыны булсын иде дип, биредә атна саен дәррәү кубып чаңгыга басалар. 12 февраль көнне дә "Кояшлы Ык" район халкы белән кайнап торыр, дип көтелә. Бу көнне биредә Бөтенроссия "Чаңгы юлы-2017" уздырылачак. 1 меңгә якын чаңгычы катнашачак зур чара иртәнге сәгать 10.00 да башлана. Быел "Чаңгы юлы" җирлегебездә 11 нче мәртәбә үткәрелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: