Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимлеләр "Яшел Мөслим" акциясенә старт бирде

Яшеллекне саклау максатында волонтерлар инициативасы белән агачларга су сибү оештырылды. Һәр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә оешма-предприятие хезмәткәрләре Мөслим урамнарындагы яшь үсентеләргә су сибә, төпләрен йомшарта.

“Җәй булырмы икән ул? Суык бит” дип, зарландык-зарландык та, кыздыра башлагач та рәхәт түгел. Икенче атна инде һава температурасы 30 градустан төшми. Ярый әле, 30 гына булса!.. Эсселектән һава җитми кайчак. Су буенда агач күләгәсендә ятасы килә! Җәйге ялда булсаң, су буенда ятарга мөмкин анысы. Адәм баласы өчен бу проблема түгел. Ә менә эсселектән әлсерәгән агач-куаклар су буена күчә алмый шул.

Яшеллекне саклау максатында волонтерлар инициативасы белән агачларга су сибү оештырылды. Һәр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә оешма-предприятие хезмәткәрләре Мөслим урамнарындагы яшь үсентеләргә су сибә, төпләрен йомшарта. Күмәк көч тау күчерә, ди. Эш, гадәттә, бер сәгатьтә төгәлләнә.

– Эш авыр түгел. Бергә-бергә эшләгәч күңелле! Савап җыябыз, – ди район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре.

Шунысы гына сорау тудыра: шушы урамда яшәүчеләр суга тилмереп утырган үсентеләргә су сибә алмыймы икән ни?! Аяк-кулсыз, мөмкинлеге чикләнгәннәр дә, карт-коры да түгел бит югыйсә. Алай дисәң, әби-бабайлар әле догасын укый-укый су сибәргә мөмкин! Капка төбеңдә үскән агачка кемдер, читтән килеп, су сибеп йөрсен инде! Оят, билләһи! Бу бит синең булдыксызлыгыңны, ялкаулыгыңны күрсәтә бит! Санап карасаң, һәр ихатага, күп дигәндә, 3-4 үсенте туры киләдер инде ул. 3-4 чиләк су, дигән сүз. Көн саен сипкәндә ул кадәр су да китмидер. Районыбыз волонтерлары, өйдән-өйгә йөреп, йорт хуҗаларына су сибү кирәклеге турында искәртеп тә чыкты, югыйсә. Тик “ярар, сибәрбез” дип калган мөслимлеләрнең берсе булса да чыктымы икән?! Андыйлар булса, каты кагылуым өчен кичерә күрегез! Изгелегегез үзегезгә кайтсын!

Еллар үтәр. Яшь үсентеләр киң ябалдашлы агачка әйләнер. Агачлар яшеллеге белән күзләрне иркәләве өстенә кислород чыганагы да бит әле! Шушы агачлар күләгәсендә кояштан яки җил-яңгырдан ышыкланучылар булыр. Алар сезгә рәхмәт укыр! Райондашларыбызны җирлегебезне яшелләндерүгә үз өлешләрен кертергә чакырабыз! Кемнәр дигәндә “Без – мөслимлеләр!” дип әйтерлек булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев