Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимлеләр Татарстан кроссына кушылды

Марафон "Кояшлы ЫК" ял зонасында үтте.

Марафонга район башлыгы Рамил Муллин старт бирде. VIP-йөгерүдә беренчелекне район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Наил Бәдретдинов һәм "Мизгел" яшьләр үзәге директоры Алисә Минһаҗева алды. 5-9 сыйныф укучылары арасында – Мөслим гимназиясеннән Равил Шәйхразиев белән Алисә Исламовага, 10-11 класслар арасында шулай ук гимназия укучылары Әмир Миннегалиев белән Ләлә Шәйхетдиновага тиңнәр булмады. Өлкәннәр арасында Крәш.Шураннан Нияз Вагыйзов белән Хуҗалык тәэмин итүе унитар предприятиесеннән Гөлнур Шәйдуллина җиңү яулады. Марафонда иң яшь, иң өлкән катнашучылар һәм иң актив җитәкче дә билгеләнде.

Мөслим кроссы турында тулырак мәгълүмат "Авыл утлары" газетасының чәршәмбе санында чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мөслимлеләр кросс Татарстана Кояшлы Ык йөгерү