Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимлеләр Республика көнен зурлап билгеләп үтте

Үзәк мйәданда ярминкә гөрләде, "Хезмәткә - дан" аллеясы яңа батырларын тәкъдим итте, үзешчәннәр бәйрәм концерты күрсәтте.

Мөслим Республика көнен зурлап билгеләп үтте. Бәйрәм чарасы иртәнге тугызда ярминкә белән башланып китте. Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр кием-салым, азык-төлек белән сату иттеләр. Игенчедән шәхси эшмәкәр Шәйхетдиновның балын, Мөслимнән Ибраһимов тәкъдим иткән терлек итен бик яратып, чират торып алдылар.

“Хезмәткә – дан” аллеясы бүген үзенең яңа батырларын тәкъдим итте. Бәйрәмгә килүчеләр “Хезмәткә дан” тактасына рәсемнәре кертелгән,  төрле өлкәләрдә тырыш һәм намуслы хезмәт куеп, югары күрсәткечләргә ирешкән райондашларыбыз белән таныштылар. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда, бәйрәмнең тантаналы өлешен ачып, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов район башлыгының тәбрикләүләрен җиткерде. ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров республика көне уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнихановның котлавын җиткерде. Бәйрәм район үзешчәннәре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгышлары белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөслим без мөслимлеләр бәйрәм Республика көне