Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимлеләр праймеризда активлык күрсәтә

Праймериз – алдан тавыш бирү бара. Шул рәвешле “Бердәм Россия” сәяси партиясе VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен кандидатлар билгели.

Мөслим районы территориясендә алты сайлау участогы эшли. Алар район үзәгендә, Ташлыяр, Октябрь, Елгабаш, Югары Табын, Олы Чакмак авылларында урнашкан. Сайлау участоклары 8.00 сәгатьтә эшли башлады. Тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Мөслимдә урнашкан 1985 санлы сайлау участогында тавыш бирү зур активлык белән бара.

Шунысын да әйтергә кирәк: 24 майдан 29 майга кадәр праймериз электрон формада барды. Электрон тавыш бирүдә Мөслим районыннан 800дән артык кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөслим без - мөслимлеләр праймериз

Реклама
Реклама