Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимлеләр искечә яңа елны каршылады

" Мөслим йөрәге"ндә урнашкан яңа ел шәһәрчеге искечә яңа елны каршылау өчен кабат халыкны үзенә җыйды.

Мөслимлеләр ачык һавадагы әлеге чараны да көтеп алалар.Кемнәрдер уеннарда катнаша, бии, сәхнәдә җырлаучыларга кушылып җырлый, ә кемнәргәдер карап тору ошый.Таныш - белешләре, дуслары, күршеләре белән гәп сатып күңелләренә рәхәтлек алучылар да җитәрлек. Һәр кайда кеше, барда хәрәкәттә.Берсен - берсе котлаулар, кычкырып көлүләр һәркемнең күтәренке күңелен раслыйлар.Матур утлар белән бизәлгән Мөслим, яп -якты урам, салкынча , рәхәт һава , көн - төн буранлап явуга карамастан ,инде тулысынча кардан чистартылган урамнар, җәяүлеләр юлы да кәефне күтәрә. бәйрәм рухы өсти. Ирексездән күңелне канәгатьлек били.Илләр тыныч , дөньялар имин булсын дигән теләк телгә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X