Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимлеләр дәүләт хезмәтләре порталын кулланучылар буенча лидерлар рәтендә

Компьютерларсыз хәзер бернәрсә дә эшләп булмый кебек. Компьютер һәм интернет кеше тормышын таный алмаслык итеп үзгәртте, яңа мөмкинлекләр ачты. Телефонга терминал аша акча салабыз. Акча кирәк булганда, янә компьютерлашытырылган аппарат ярдәмгә килә - банкоматка мөрәҗәгать итәбез. Дәүләт хезмәтләре порталы да - акча белән эш итү системаларының берсе.

Дәүләт хезмәтләре порталы халыкка уңайлклар тудыру максатыннан эшләнде. Әлеге портал, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан булдырылып, 2010 елда эшли башлады. Биш ел эчендә ул шактый үзгәрешләр кичерде һәм бүгенге көндә аны бу өлкәдә иң прогрессив порталларның берсе дип әйтергә була.

Услуги.татарстан.ру сайтында бүген бөтен түләүләрне башкарып чыгып була. Мәсәлән торак-коммнуль хуҗалыгы хезмәтләренә түләү әлеге порталда банк карталарыннан комиссиясез алына. Порталның барлык уңайлыкларыннан да файдаланыр өчен, иң элек шәхси кабинетны булдырырга кирәк.

Әйе, өйдән чыкмыйча гына берничә минут эчендә түләүләрне башкару мөмкинлеге булу - уңай күренеш. Моннан тыш, порталда паспорт алу яки яңарту, табибка чиратка басу, балаларга пособиегә гариза бирү, күпбалалы гаиләләргә җир участогы алырга гариза бирү, газета-журналларга язылу, хәтта театр-музейга билетлар алу мөмкинлекләре дә бар. Әле бу тулы исемлек түгел. Шактый мөслимлеләр бу уңайлыклардан инде күптәннән файдалана. Шуңа да Мөслим районы портал белән кулланучылар саны буенча республикада беренче бишлеккә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X