Мослим

Мөслимлеләр өчен 2014 ел уңышлы булган

Бүген инде чын мәгънәсендә узып баручы елга йомгак ясарга була. 2014 ел мөслимлеләргә нинди сөенечле мизгелләр бүләк иткән? Райондашларыбыз әнә шул сорауга җавап бирде.

Миләүшә Сабирова: Тумышым белән Мөслим районыннан булгач, биредә еш булырга туры килә. Районда зур эшләр башкарылган. Район үзәгенең Пушкин урамын гына алыйк, мин аны Казанның Бауман урамына ошатам. Туган җиремнең бүгенгесе матур, киләчәге якты булуына бик сөенәм.

Хәмдия Садыйкова: 2014 елда Мөслимебез күзгә күренеп үзгәрде. Юллар төзекләндерелде, бик күп биналарга ремонт ясалды. Без олы яшьтәге кешеләргә аеруча тротуарлар уңайлы булды.

Нурия Сәлимова: Адәм баласы һаман саен яхшыга омтыла. Районыбыз яңалыкка йөз белән борылды. Мәктәпләрне генә алыйк, алар шәһәрләрнекеннән күпкә яхшырак. Ул кибетләр, катлы-катлы шәхси йортлар! Мактап кына сөйләрлек тормышыбыз. 2015 ел тагын да уңышлы булсын.

Сабира Халитова: Төзелешләр күп булды билгеле. Анысы ел да эшләнә торган эш, дип уйлыйм мин. Чисталык мәсьәләсендә аеруча үзгәрешләр күп булды. Күпфатирлы йорт ишегаллары танымаслык булып үзгзәрде, чистартылды, чүплекләр юкка чыкты. Мондый темп белән барсак, бездән соң киләчәк буын матур дөньяларда яшәр, дип сөенәбез.

Әйе, мөслимлеләр һәм районыбыз 2014 елга бары тик уңай бәяләр генә бирде. Дөрестер дә, ияреп баручы күңелсез вакыйгалары булса да, адәм баласы яхшысын гына истә калдырырга тиештер. Мөслимлеләр өчен узып баручы ел хактан да күңелле мизгелләр генә бүләк иткән. Киләсе 2015 ел тагын да сөенечлерәк булсын, дип телисе генә кала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: