Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимлеләр дипломнар белән бүләкләнде

Бөгелмә муниципаль районының Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясендә регионара Һади Атласи укулары үтте.

 Укуларда Казан, Яр Чаллы, Мөслим, Азнакай, Лениногрск, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Норлат, Түбән Кама районнарыннан һәм Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы мәктәпләреннән укучылар катнашты. Катнашучылар, килгән кунаклар саны 100 дән артык булды. 

  Укуларны гимназия директоры Гайнуллин Фәнис Камил улы кунакларны сәламләү белән ачып җибәрде һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

     Конференция эше секцияләрдә дәвам итте. Чыгышлар тирән эчтәлекле, фәнни, тыңлаучыны кызыксындырырлык итеп  төзелгән иде. Фәнни эшләргә   дәрәҗәле экспертлар бәя бирде.   Алар арасыда тарих, педагогия фәннәре кандидатлары,  музей  фәнни хезмәткәрләре, югары  уку йортлары укытучылары, атказанган мәдәният хезмәткәрләре, язучылар, журналисталар бар иде.

Әлеге укуларда районыбыз мәктәпләреннән укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Мөслим гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Алинә Әхмәтҗанова  (җитәкчесе Г.М.Мирзамуратова), Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Эльвина Әхмәтҗанова (җитәкчесе Г.И.Җәлилова), Баланлы мәктәбеннән Айнур Хәсәнов (җитәкчесе З.Н.Шәнгәрәева) 3 нче дәрәҗә диплом, Тат Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Илюзә Фазлыева (җитәкчесе В.М.Шаева) катнашучы сертификаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X