Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Мөслимле" дигән исемне аклап яшик!

Быел ТАССР төзелүгә - 95, яңа дәүләтчелек төзелүгә 25 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шул исәптән Мөслим районы оешуга да быел 85 ел тула. Мөслим бу бәйрәмне нинди уңышлар белән каршлый? Шул хакта без район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин белән сөйләшербез.

- Рамил Хәмзович, 2015 ел район, республика тарихында юбилейларга бай. Районыбыз да республика белән бергә үсә, зурая. Республикада Мөслим районының тоткан урынын ничек бәяләрсез?

- Республика башкаласыннан читтә урнашкан булса да, Мөслим башка районнардан һич калышмый, вакыйгаларның үзәгендә кайный. Республика Президент программаларының да җирлегебездә күпчелеге эшләп килә. Район һәрьяклап үсешкә йөз тота. Аннан республикакүләм билгеле, татар дөньясында танылган күп кенә күренекле шәхесләрнең тумышы белән Мөслимнән булуын да истән чыгармаска кирәк. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хезмәт юлын Мөслимдә башлавы гына да районыбызның республикада тоткан урынына ишарәли.

Районның үткәне белән бүгенгесе арасында аерма зур. Күбебез тарихны белми. Шуңа әлеге тарихи даталарны да күздә тотып, без быел җирлек тарихын өйрәнүне максат итеп куйдык, археологик эзләнүләр алып бардык. Әлеге эзләнүләр нәтиҗәсендә безнең эрага кадәр 2 мең ел элек үк безнең җирлек территориясендә кешеләр яшәве билгеле булды. Мөслим районының тарихы бик еракка барып тоташа, дигән сүз. Татарстан Республикасының милли музее хезмәткәрләре белән берлектә Мөслимнең туган якны өйрәнү музеенда төрле экспозицияләр эшләдек. Районның үз музее булу җирлегебезнең тарихын өйрәнергә мөмкинлек бирә. Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Бәйрәм алдыннан ачыласы музей да - җирлекнең тарихын буыннан-буынга җиткерү урыны.

- Мөслим - авыл хуҗалыгына бәйле район. Бүген урып-җыю бара. Шуңа бәйле сүзне авыл хуҗалыгындагы бүгенге вәзгыятьтән башлыйк әле/

- Бүген авыл хуҗалыгында эшне нигездә фермер хуҗалыклары алып бара. Исемнәре республика күләмендә билгеле фермерларыбыз бар. Игенчелектә "Исламов", "Авзалов", "Сәфәр", "Әюпов" хуҗалыклары уңышлы эшли. Үзара ярышып эшләүче әлеге егетләр яңа культураларны кулланылышка кертү белән бергә үзләре биләгән җир мәйданнарын да киңәйтә, игенчелек культурасын арттыруны максат итеп эшли. Ит җитештерү нигездә кошчы фермерлар хисабына бара. Кошчылык белән шөгыльләнүче Дамир Шәңгәрәев, Ирек Хәмәдишин бүген, производстоларын киңәйтеп, яңа комплекслар сафка бастыра. Бу яңа эш урыннары булдырырга, халыкны эш белән тәэмин итәргә дә мөмкинлек бирә. Шуның өстенә фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары җирлегебезгә яңа инвестицияләр дә җәлеп итә. Бүген хөкүмәт ярдәме белән фермер хуҗалыкларына юллар салына, яңа техника алына, авыл хезмәтчәннәрен торак белән тәэмин итүгә юнәлтелгән махсус программалар эшли. Шулай булмый мөмкин дә түгел, ил-көннәрнең иминлеге авыл хуҗалыгы тармагында көнне-төнгә ялгап хезмәт куючыларга бәйле. Мин авыл эшчәннәренә бик рәхмәтле һәм аларның фидакарь хезмәте алдында башымны иям.

- Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнүче сәнәгать предприятиеләре дә бар бит әле...

- Әйе, сәнәгать предприятиеләре, җитештерү тармагы дигәндә, беренче чиратта "Агромастер" ҖК күз алдына килә. Компанияне бүген республикада гына түгел, Россиядә, хәтта чит өлкәләрдә дә яхшы беләләр. Элеккеге сельхозтехника базасында төзелгән компания авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүдән тыш бүген светодиодлы лампалар, светофорлар да ясый. Шулай ук Мөслим ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе, коры сөт заводы да уңышлы эшләп килә. Продукцияне үзебездә эшкәртү, продукция җитештерү, бердән, юл чыгымнарын киметсә, икенчедән, җирлеккә керем кертергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта салым базасын да тулыландыра. Киләчәктә әлеге предприятиеләрнең җитештерүчәнлеген тагын да киңәйтү яңа төр продукция әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Бүген төзелеш оешмаларына ихтыяҗ бар. Җирлегебездә төзелеш оешмасы булу (Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы турында сүз бара) әлеге мәсьәләне азмы-күпме хәл итә. Шәхси эшмәкәрләр дә игътибарны җитештерү тармагына юнәлтә. Эшмәкәр И. Бубековның "Тимерче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә җитештерелгән продукциягә күрше районнарда да сорау зур. Гомумән, үзебездә, Мөслим районында җитештерелгән продукцияне республика күләмендә танылырлык итәргә, "Мөслимнеке" дип әйтерлек итеп эшләргә иде. Максатыбыз да шул: халык ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек продукция җитештерү һәм Мөслим брендын булдыру.

- Рамил Хәмзович, тарихи даталар, бәйрәмнәр уңаеннан халыкка әйтер сүзләрегез, фикерләрегез, теләкләрегез дә бардыр?

- Халкыбыз, Аллага шөкер, тырыш, булдыклы. Алда саналган һәр эшне (төзелешләр булсынмы ул, җирлекне төзекләндерү максатыннан оештырылган өмәләрме) без халык - райондашларыбыз ярдәме белән башкардык. Райондашларыбыз әлеге эшләрнең барысының да халык өчен, шушы җирлек өчен алып барылуын һәм аларны башкарып чыгу өчен зур хезмәт белән бергә зур суммадагы акчалар кирәк булуын да, бу эшләрне Президент, хөкүмәт ярдәменнән башка башкарып чыга алмавыбызны да аңлый. Бүген һәркем: "Мин, Мөслим кешесе буларак, җирлегебез өчен нәрсә эшли алам?" дип уйланырга, Мөслимнән булуыбыз белән горурланып яшәргә тиеш. Без "Без - мөслимлеләр!" дигән шигарь игълан итүебез дә шул максаттан эшләнде. Бердәм булып, күмәкләшеп эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп була. Җирлегебез белән горурланып, тату яшәсәк, тырышып эшләсәк, бердәм булсак, киләчәгебез дә матур булыр. Һәр чорның үз авырлыгы, үз михнәте, үз мәшәкате. Һәркем, кайда гына эшләмәсен, кем генә булмасын - шәхес. Мин җирлегебезне төзекләндерүгә, районыбыз тарихын язуга үз өлешен керткән һәр райондашыбызга тирән рәхмәтемне җиткерәм. Мөслимдә яшәүчеләр - туган җиребездә, ә районнан читтә булганнар башка төбәкләрдә дә Мөслим данын, Мөслим исемен таныта. Мин аларның һәркайсына рәхмәтле. Җирлегебезнең һәр кешесе бүген "мөслимле" дигән исемгә лаек булып, шул исемне аклап яшәсен иде.

Республикага килсәк, Татарстан дөньякүләм таныла бара. 2013 елда Универсиада, быел су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының Казанда үткәрелүе республикага, Президентыбызга булган ышаныч турында сөйли, җөмһүриятебезнең ныклы потенциалын, Татарстан лидерының көчен, сәләтен күрсәтә. Район, республика тарихын шунда яшәүче халык яза. Кылган гамәлләребез, башкарган хезмәтебез матур булса, киләчәк буыннар безне һәм без яшәгән чорны яхшы яктан телгә алырлар. Без - тарихта эзлебез.

Бәйрәмнәр, тарихи даталар уңаеннан барлык райондашларыбызны бәйрәм белән котлыйм һәм сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә уңышлар телим. Ил-көннәр тыныч, күкләр аяз, дөньялар имин булсын! Барыгызны да бәйрәмдә көтеп калам.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев