Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимгә ТР хәрби комиссары Сергей Погодин һәм ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде. ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген Мөслимгә ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм ТР кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкил Сәрия Сабурская килде. Алар Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр һәм аларның әти-әниләре белән очраштылар. Чарада Актаныш, Сарман, Әлмәт, Зәй районнарыннан хәрби комиссариат вәкилләре, хәрби хезмәткә китәргә әзерләнүче егетләр, "Форпост" оешмасы...

Бүген Мөслимгә ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм ТР кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкил Сәрия Сабурская килде. Алар Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр һәм аларның әти-әниләре белән очраштылар. Чарада Актаныш, Сарман, Әлмәт, Зәй районнарыннан хәрби комиссариат вәкилләре, хәрби хезмәткә китәргә әзерләнүче егетләр, "Форпост" оешмасы членнары, үзләренең хәрби хезмәтләрен локаль сугышлар барган урыннарда үтәгән якташларыбыз катнашты. Очрашуда катнашучыларны район башлыгы Рамил Муллин сәламләде. ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин бүгенге хәрби хезмәт, аларның төрләре, анда кулланылучы заманча техникалар белән таныштырды. ТР кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкил Сәрия Сабурская хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрнең хокуклары һәм аларны яклау хакында сөйләде. Чарада "Ләйсән" балалар бакчасы, "Форпост" оешмасын членнарының чыгышлары тәкъдим ителде. Сәрия Сабурская шулай ук Мөслим һәм Әлмәт районнары егетләре белән дә очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев