Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимебез зур кунаклар кабул итә

Республиканың иң танылган язучы-әдипләре, алар белән бергә Мөслим районында туып үскән якташ әдипләребез – җирлегебездә кунакта.

Бу көннәрдә Мөслимебез зур кунаклар кабул итә. Республиканың иң танылган язучы-әдипләре, алар белән бергә Мөслим районында туып үскән якташ әдипләребез – җирлегебездә кунакта. Кичә һәм бүген Мөслимдә Татар әдбияты һәм сәнгате көннәре уза.  Ел саен оештырылучы әлеге очрашу кысаларында кичә әдәбият һәм сәнгать  әһелләре Мөслимнең кунакчыл урыннары белән таныштылар. Алар “Җәмигъ” мәчетендә, универсал спорт залында, паркларда, “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, балалр һәм сәнгать мәктәбендә булдылар.  “Мизгел” яшьләр үзәгендә узган түгәрәк өстәл артында татар теле, үсеп килүче буында телбезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү буенча фикер алыштылар. Чарада катнашкан муниципаль район башлыгы Рамил Муллин да үз – фикер тәкъдимнәрен җиткерде. Кич белән Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында әдәбият һәм сәнгать кичәсе узды. Районыбыз кунаклары бүген мәктәпләрдә укучылар белән очраша. Шулай ук, элмә такта кую кебек тантаналы чараларда катнашачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев