Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә урып-җыюга старт бирелде

Урып-җыю эшләрен башларга санаулы сәгатьләр калып килә. Белгечләр август аеның явымлы булачагын фаразлый. Авыл хуҗалыгы формированиеләре алдында урып-җыю эшләрен оешкан төстә башлап, кыска срокларда төгәлләү бурычы куелды.

- Уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен күп көч куярга кирәк булачак, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин "Органик Групп" җәмгыятенә керүче агрофирмаларның комбайнерлары, белгечләре һәм җитәкчеләре белән очрашу вакытында. Очрашу "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларының урып-җыюга әзерлегенә багышланган иде. Анда катнашучылар иң элек "Челныагроснаб" механикалаштырылган отряды комбайннарының төзеклеген карадылар. Әлеге отрядта җиде комбайн: ике "Лексион" һәм биш "Нью Холланд" комбайннары исәпләнә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән төзелгән комиссия комбайннарның нигездә урып-җыюга әзер булуын билгеләп үтте. Отряд җитәкчесе Таһир Хәйруллин:

- Булган җитешсезлекләрне шушы ике-өч көн эчендә төзәтәчәкбез. Урып-җыю чорында сынатамабыз дип уйлыйм, чөнки барлык комбайнчыларыбыз да - берничә ел шушы техникаларда хезмәт куйган егетләр, кәефләр күтәренке. Уңыш мул мул булыр кебек. Икмәкне вакытында җыеп алырбыз дип өметләнәм, - диде.

Комиссия әгъзалары "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларының җирлектәге базалары белән дә таныштылар. Ике агрофирмада бүгенге көндә 14 комбайн исәпләнә һәм алар барысы да төзек. Ә комиссия каравы вакытында әйтелгән кимчелекләр берничә көн эчендә бетереләчәк, дип ышандырдылар агрофирма җитәкчеләре. "Органик Групп" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Җәмил Хәсәнов та бу хакта: - Ике агрофирмада 14000 гектарга якын мәйданда бөртеклеләр чәчелгән иде һәм бүген безнең төп максатыбыз - шушы мәйданнарда урып-җыюны югалтуларсыз үткәрү. Бүген барлык комбайннар икешәр механизатор белән тәэмин ителгән, ашлык ташу өчен машиналар беркетелгән. Бүген комиссия әгъзалары тарафыннан әйтелгән кимчелекләр төзәтелеп, урып-җыю эшләренә тулы әзерлек белән керешәчәкбез. Мөслим элеваторы да 35-38 мең тонна икмәк кабул итәргә тулысынча әзер, - диде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин теләкләрен җиткерде:

- Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урып-җыю эшләренә старт бирде. Нәтиҗә барлык авыл хуҗалыгы формированиеләренең, җитәкчеләрнең, механизаторларның, гомумән, урып-җыюда катнашачак һәркемнең оешканлыгына һәм әзерлегенә бәйле. Булган мөмкинлекләрне файдаланып, күмәк көч белән мул булып өлгергән икмәкне җыеп алырбыз, дип ышанам.

Күп тапкырлар кабатланган булса да, "Басудагысы түгел, амбардагысы икмәк" дигән әйтемне искә төшерергә вакыт җитте. Җыеп алынган уңышның муллыгына бергәләп шатланырга насыйп булсын дип телибез.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X