Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең зона этабы үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ

Бәйгедә Актаныш, Минзәлә, Сарман, Тукай һәм Мөслим районнары мәктәпләре чыгыш ясады.

Командалар “визит карточкасы” биреме буенча үзләрен һәм проектлар тәкъдим иттеләр. Сыйныфларның эшчәнлеге белән махсус күргәзмәдә дә танышырга мөмкин иде. Бәйгедә Минзәлә районы 3 санлы урта мәктәбенең 5а сыйныфы җиңү яулады. Мөслим гимназиясенең 7б сыйныф укучылары – икенче, Актаныш 1 санлы урта мәктәбенең 5 сыйныфы өченче урынга лаек булды. Мөслим лицее – “Туган як елъязмасы” номинациясендә, Сарман районының Җәлил гимназиясе – “Халыклар дуслыгы” һәм Тукай районының Новотроицк урта мәктәбе “Иҗади алым” номинациясендә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тату сыйныф серләре татусыйныф