Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә "Милләтләр кроссы-2015" бәйгесе үтте

Районда Милләтләр кроссының социаль әһәмияткә ия чара булуын аңлап эш итәләр. Шуңа да ярышларда мәктәп укучылары, яшүсмерләр, көллият студентлары белән бергә ветераннар, дәүләт һәм иҗтимагый оешма хезмәткәрләре дә катнашты.

Чараны ачканда район башлыгы Рамил Муллин 2013 елда башкалабызда үткән универсиадада үз өлешен керткән мөслимлеләргә рәхмәт хатлары һәм медаль тапшырды.

"Милләтләр кроссы" 2 меңгә якын райондашларыбызны җыйды. Спорт сөючеләр 1 һәм 2 чакрым арага йөгерделәр. Иң беренче итеп чарага җыелган мөслимлеләр бердәм гимнастика ясап алдылар. Гимнастикадан соң оешма-предприятия җитәкчеләре старт сызыгына бастылар.

Һәр җиңүчегә Мактау граматолары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Гадәттәгечә бу чарада катнашкан иң яшь һәм иң өлкән спортчыларны да билгеләп үттеләр.

"Милләтләр кроссы" - көзге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үтә торган иң зур ярышларның берсе. Районыбыз халкы мондый чараларда бик теләп катнаша.

Тулырак фоторепортаж https://vk.com/club78072920 төркемендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев