Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә – “Кыр көне”. ФОТОРЕПОРТАЖ

Әлеге чара “Август-Мөслим” агрофирмасының Октябрь бүлекчәсендә үтте.

Бүген Мөслимдә “Кыр көне” уза. Әлеге чара “Август-Мөслим” агрофирмасының Октябрь бүлекчәсендә үтте. Чараның төп оештыручысы “Август” компаниясе. “No-Till” системасында авыл хуҗалыгы культураларын игү һәм чәчүлекләрне тәрбияләүдә нәтиҗәле алымнар” темасы буенча узган семинарга ТР районнарыннан гына түгел, ә Башкортстан, Казахстан республикаларыннан, Оренбург һәм башка өлкәләрдән дә кунаклар килгән иде. Семинарда катнашучыларны иң элек муниципаль район башлыгы Рамил Муллин сәламләде һәм “Август” компаниясенең килүе җирлек өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагы үсеше җитәкчесе Ирек Садыков зур чараның “Август” компаниясе тарафыннан оештырылуын зур әһәмияткә ия булуын әйтте. “Август” компаниясе вәкиле Ирек Хаҗиев компаниянең игенчелек тармагындагы уңышлары белән таныштырды. “Август-Мөслим” агрофирмасы җитәкчесе Владимир Заляйскалнс үз чиратында семинарга килүчеләргә рәхмәтен җиткерде һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде. Татаналы өлештән соң семинарда катнашучылар ике төркемгә бүленделәр. Алар басу кырына тезелгән, “Август-Мөслим” агрофирмасында кулланылучы заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм игенчелек тармагында кулланылучы яңа агрегатлар белән таныштылар. Җирлегебездә авыл үуҗалыгы техникасын җитештерүче “Агромастер” компаниясе дә үзендә җитештерелгән товарларны тәкъдим итте. Шулай ук, демонстрация мәйданнарында үстерелгән язгы һәм көзге бодай, язгы арпа, кукуруза, соя, борчак, люпин, рапс, Клеарфилд (CLEARFIELD), Экспрессан технологиясе нигезендә үстерелгән көнбагыш культурасы мәйданнарын карадылар. Турыдан туры чәчелгән мәйданнарда  үстерелгән чәчүлекләрне тәрбияләү буенча белгечләрнең чыгышларын тыңладылар.   Чарага килүчеләр “Август-Мөслим” агрофирмасындагы эшчәнлек белән кәнагать калдылар һәм игенчелек тармагында яңа уңышларга ирешүдә киң күләмле эш алып барылуын билгеләп үттеләр.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев